Профсоюз кубогына хоккей ярышлары узды
Кичә «Игенче» җәмгыятенең боз шугалагында авыл хужалыгы предприятиеләренең хоккей командалары арасында АПК хезмәтчәннәре профсоюзы Кубогына турнир оештырылды.
Ярыш 3 команда: КФХ Мөхәммәтшин, "Игенче" җәмгыяте һәм ООО Сабаның "Тимершык" бүлекчәсе командалары арасында узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нчедә-тимершыклылар, икенчедә -игенчеләр, өченче урынны КФХ Мөхәммәтшин командасы яулады. Җиңүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин котлады. Ахырдан уенчылар учакта пешкән кайнар пылаудан авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев