Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Прокуратура тикшерде

Шушы көннәрдә район суды чит милеккә кул сузуда гаепләнүче Байлар Сабасы бистәсе кешесе Ф.Әхтәмовка карата кузгатылган җинаять эшен карап, хөкем карары чыгарды. Аның суд юлында йөрүенә кулының тик тормавы сәбәпче.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, хезмәт белән төзәтү колониясеннән 2019 елда гына кайткан Ф.Әхтәмов 2020 елның 18 август төнендә, исерек хәлдә, урлашу максатында “Алсу” кибетенең тәрәзәсен таш белән ватып эчкә керә һәм 5 шешә (1217 сумлык) аракы урлый. Аннары төнге сәгать 12дә тәрәзәә пыяласына киселгән кулыннан кан сартып торган хәлдә танышының өенә килеп керә һәм бер яртыны бушаткач, чыгып китә. Икенче көнне иртүк шушы йортта килеп, тагын бер шешә аракы эчәләр һәм йокларга яталар. Алга таба буш шешәләр матди дәлил буларак, полиция хезмәткәрләре тарафыннан алына.

Хөкем ителүче судта үзенең гаебен тануын, әмма исерек булуы сәбәпле, әлеге кыңгыр эше ни рәвешле кылганлыгын хәтерләмәвен белдерде. Ф.Әхтәмовның гаебе шаһитлар күрсәтмәсе, тикшерү нәтиҗәләре белән раслана. Җәза билгеләнгәндә аның 2020 елның 12 октябрендә район суды карары нигезендә хөкем ителгән булуы да исәпкә алынды. Шулай ук итеп, Ф.Әхмәтовка тагын 3 ел гомерен колониядә үткәрергә туры киләчәе. Бу юлы кырыс режимлы иректән мәхрүм итү урынында.

Үзе килеп капкан

Күптән түгел район судында 34 яшьлек Мари Иле гражданины машина куып алып киткән өчен хөкем ителде. 2020 елның 30 июлендә Саба районындагы оешмада электр линияләре астындагы агачларны кисүдә эшләгән А.Борисов кибеткә аракы алырга барып килергә була. Җәяү йөрисе килми. Шуңа күрә урман полосасында торган “ЗИЛ-131” автомобилен кабыза (ачкычы да шунда гына була), 3,6 километр чамасы баргач, машинаны Тимершык урта мәктәбе тирәсендәге кырда калдыра. Кибеттән аракы алгач, эшкә барып тормый, өенә – Мари Иленә кайтырга була. Ул арада оешма җитәкчесе машинасының юкка чыкканлыгын күреп, полициягә хәбәр бирә. Оператив рәвештә “Перехват” планы игълан ителә. Машина урлаучыны озак эзлисе дә булмый. Тимершыктан Сабага таба җәяүләп баручы А.Борисов янына килеп туктаган автомобиль йөртүчедән район үзәгенә кадәр алып баруларын сорый. Исерек хәлдә, кулында аркы шешәсе ялтырый. Кабинадагыларга үзенең машина куып алып киткәнлеген сөйли. Кыскасы, җинаятьче хокук сакчылары кулына үзе килеп керә. Чөнки машинада полиция хезмәткәрләре була.

Нәтиҗәдә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән А.Бори­совның элек хөкем ителмәгән булуын, гаебен тануын, кылган гамәле өчен үкенүен һәм башка шартларны исәпкә алып, суд аны иректә калдырды. Бер ел да 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасы шартлы рәвештә бирелде.

Рәшит Ахунов, район прокуроры урынбасары.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев