Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Психиатр Мидхәт Хафизов хезмәтенә иң зур бәяне халык рәхмәтендә күрә

“Табиб һөнәре – батырлык, ул фидакарьлек, күңел һәм уй-ниятләрнең сафлыгын таләп итә” дигән танылган рус язучысы Антон Чехов. Язмам герое – гомерен районыбыз халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган Мидхәт Һади улы Хафизов белән аралашканнан соң әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың.

 

Кукмара районы Әсән-Елга авылында туып-үскән егеткә гомер буе күрше Саба районында гомер итәргә һәм сәламәтлек сагында торырга язган булып чыга. Туган авылында иң беренчеләрдән югары белем алучы  да ул. 1969 елда Казан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлап, яшь белгеч юллама белән  Балтач үзәк хастаханәсенә җибәрелә.  Анда өч ай эшләгәннән соң Чепья участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнә. 

“Хастаханә тузган хәлдә  иде. Бу вакытта колхоз рәисләре булып Илдус Нигъмәтуллин, Рим Зарипов эшләде. Аларның ярдәме белән стационарга, медицина хезмәткәрләре тулай торагына капиталь ремонт үткәрелде.  Яңа котельный төзелде.   Мин биредә  өч эл эчендә шактый  тәҗрибә тупларга өлгердем. Аннары Сәламәтлек саклау министрлыгыннан  әтием 1 группа  Бөек Ватан сугышы инвалиды  булганлыктан, үземне туган ягыма күчерүне сорадым”, – дип искә ала әңгәмәдәшем. 

Мидхәт Хафизов 1972 елда “Нырты” совхозы участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнә. Ул вакыттагы  сәламәтлек саклау  министры Илшат Мөхетдинов  тарафыннан хөрмәт, ышаныч казанып өлгергән яшь табиб биредә дә җиң сызганып эшкә алына. Хастаханә  районнан 50 чакрым ераклыкта урнашкан, йөрергә юллар да, техника да юк. Уналты авылга хезмәт күрсәтүе, шул кадәр фельдшер-акушерлык пункты беркетелгән булуы үзе үк  сәламәтлек учреждениесенә  күпме эш  йөкләнгәнлеген ачык күрсәтә.

“Бик нык артта калган хастаханә иде. Суны ат җигеп бидон белән ташыйлар, стационарның түбәләреннән сулар агып тора, яңгыр яуганда чиләкләр куеп торышлы. Йөрергә транспорты юк. Районнан читтә булуы бер хәл, узып булмаслык юлларда ашыгыч  ярдәм машиналарын дизель тракторлары тарттырып йөри. Санитар авиация чакырту очраклары да булды. 12 ел эчендә  бик күп эш башкарылды”,  – дип искә ала  ул елларны.

Баш табибның тырышлыгы, булдыклылыгы белән  бик күп биналар  сафка баса, стационарга янкорма, өр-яңа кухня, склад, прачка, ике машина сыешлы җылы гараж төзелә. Кыскасы, хастаханәгә яңа сулыш өрелә. Баш табиб иң беренче  өр-яңа машина белән тәэмин ителә. Шунысы куанычлы, хастаханәне алга җибәрү өчен вакытын да, көчен дә кызганмаган табибның рәсеме озак еллар  КПСС райкомының Мактау тактасында тора.  Озакламый хастаханә иң үрнәк, алдынгы  медицина учреждениесенә әйләнә.

“Элек авылда яшәүчеләрнең сә­ла­мәтлеген Мәскәү, республика  сәламәтлек саклау  министрлыгыннан  махсус комиссия килеп тикшерә иде. Авыручыларның саны аз булу, бигрәк тә балалар арасында үлем очраклары күзәтелмәве, гомумән, яхшы күрсәткечләр нәтиҗәсендә Россиядә алдынгы хастаханә дип табылып, мине тәҗрибә уртаклашырга 1972 елда  Мәскәүгә чакырдылар.  Чыгыш ясаучылардан берсе мин, икенчесе – Украинадан, өченчесе Белоруссиядән иде. Профилактика, агитация, массовый эшләргә киң урын бирергә тырыштым. Халык арасында чыгышлар белән йөрдем. Урып-җыю вакытларында  басуларга чыгып эчәк авыруларын, техника куркынычсызлыгын кисәтүгә зур игътибар бирелде. Совхозның диспетчерлыгында  шоферлар путевка алганда  үзем  шәхсән төшеп медицина тикшерүе уздыра идем”, – дип искә ала ул елларны.

Авыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген саклауга куйган хезмәтләре өчен Мидхәт Хафизовны  Авыл хуҗалыгы эшчеләре һәм хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк комитеты Мактау грамотасы белән бүләкли. 1976 елда СССРның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк комитетының  “Социалистик ярыш җиңүчесе”  күкрәк  билгесе белән бүләкләнә. Бишьеллык   җиңүчесе булып таныла. Эшләү дәверендә алган Мактау грамоталары бихисап. Әмма үзе дәвалаган авыруларның, аларның якыннарының чын ихластан әйтелгән  рәхмәт сүзләрен бернигә дә алыштырып булмый. Гомерен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган ветеран табиб өчен иң зур бәя шулдыр.

1984 елдан бүгенгә кадәр  аның тормышы Саба районы белән бәйләнгән.

“Мин Сабага Нургали Миңнеханов киңәше белән кайттым. Эшләгән кешене яхшы таный, күрә белгән җитәкче  мине бик  хөрмәт итә иде. Кукмарадан җибәрәселәре килмәсә дә, мин Нургали Миңнехан улының тәкъдимен кабул итеп,  Саба үзәк хастаханәсенә эшкә күчтем. Чепьяда эшләгәндә үк танышкан Илдус Нигъмәтуллин   бу вакытта  Сабада КПСС райкомының беренче секретаре иде. Саба урамында күреп, кочаклап алды, озакламый торак мәсьәләсен хәл итте”, – дип сөйли ул.

  Мидхәт Һади улы  башта поликлиника мөдире итеп билгеләнә. Терапевтлар җитмәү сәбәпле, авыруларны кабул итә. Шулай ук  нарколог, психиатр, невролог җитешмәгәнлектән,  әлеге белгечлекләр буенча  өстәмә укуларда була.  Күп еллар нарколог-психиатр булып эшли.  Әлеге тармакны медицинаның никадәр катлаулы, четерекле булуын бер­кемгә дә тәфсилләп торуның кирәге юк. Психик яктан тайпылышлы  авыруларны дәвалау өчен кешенең эчке халәтен, аның кичерешләрен, борчуларын үзенә караганда да тирәнрәк итеп белергә, аңларга һәм савыктырырга кирәк! Моңа ирешү өчен мең катлы кеше психикасын үз җаның аша кичерү мөһим. Кырык елдан артыкка сузылган хезмәт чорының һәрбер көне нинди борчулар, эзләнүләр, уйланулар сыйдырганын, йөрәге аша күпме кешеләрнең кайгысы-зары, сызлану-әрнүләре үткәнлеген ул үзе генә беләдер.

“Көне-төне авыруларны кабул иттек. Психик авырулар еш кына төнлә чакырталар иде. Бигрәк тә бәйрәмнәрдә тынгылык  булмады.  Психик тайпылышлы  авырулар кыл­ган гамәле өчен җавап бирми. Пычактан аздан гына калган  вакытлар булды. Ул чорда учетта торучылар шактый иде. Өйләренә барып обход ясаганда төрле аяныч хәлләргә юлыктык. Даруларын эчмәгәндә, хәлләре тагын да кискенләшә иде”, – дип искә ала Мидхәт Һади ул. 

Ул 67 яшенә кадәр психиатр булып эшләп, 2012 елда  лаеклы ялга чыга. 

Әлбәттә, хезмәттәге уңыш­ла­рында ышанычлы тылы – тормыш иптәше Нина ханымның өлеше зур.  Кукмарада оста тегүче буларак  сатып алучыларны сө­ендергән, Сабага күчкәч  ягымлы, ачык йөзле сәүдә хезмәткәре булып танылган  Нина Хафизованы сабалылар ихтирам һәм якын итәләр. “Гомер буе бөтен ышаныч Мидхәттә булды. Өйдә табиб булгач, дару исемен дә белмәдем. Инде Сабада яши башлаганыбызга да 40 ел. Бик яхшы күршеләр белән яшәдек.  Һәрберсенә рәхмәтлебез. Мин килен булып төшкәндә әбиләр:

“Бик бәхетле бала икәнсең, бик яхшы гаиләгә килен булып килдең”, – дигәннәр иде. Шөкер, шулай булды”, – ди Нина ханым. Кешелекле, ярдәмчел, булдыклылыклары  белән тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казанган Хафизовлар – Әсән-Елга авылының иң абруйлы гаиләләренең берсе.  Мидхәт Һади улының энесе – Илнар Хафизовның  туган төбәге  өчен башкарган игелекле эшләре  санап бетергесез. Туган авыл дип  җан атып яшәгән әлеге булдыклы егет күптән түгел генә Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры итеп билгеләнде. Ил гаме белән яшәүче мондый олы йөрәкле Хафизовларга ничек сокланмыйсың да, рәхмәтле булмыйсың?

Бер-берсенә терәк-таяныч булып 53 ел тормыш кичкән әлеге күркәм пар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Тәүфыйклы ба­ла­ларының, мәр­хәмәтле килен-оныкларының иге­лекләрен күреп,  гомер йомгагын сүтәләр.  Бүген дә хәрәкәттә-бәрәкәт дип яшәгән көннәре,  йорт тирәсендә шөгыль табылып кына тора.  Бер-береңне  хөрмәтләп, тыңлый белеп, ки­ңәшеп яшәүне тормыш кыйбласы итеп алган Хафизовларның   парлап сүтеләсе гомер йомгаклары озын  булсын әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев