Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“РАДИОМАРАФОН” ҮТКӘРЕЛӘ

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 30 сентябрьдә иртәнге 9дан 15.00 сәгатькә кадәр “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе “Кайгырту” фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрә.

Юридик һәм физик затларның аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, янгыннан зыян күрүчеләргә, өлкәннәргә булышу максатында оештырылган чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты, ветераннар советы, өлкәннәр клубы, социаль яклау учреждениеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Марафонда өлкәннәр турында компания журналистлары әзерләгән язмалар укылачак, үзешчәннәр, нәфис сүз осталары чыгышлары яңгыраячак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев