Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин: «Саба таңнары»нда тәнкыйть материалларына да урын бирер идем»

«Сер түгел, хәзер газетаны күп кеше укымый. Мин үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә җыелыш саен газета-җурналларга язылырга өндим. Хәтта мәҗбүр итәм, дисәм дә буладыр».

Май ае  бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга бай ай. Шулар арасында без – массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре  өчен тагын да көтеп алынган,  үзенчәлеклесе – 19 май, матбугат көне. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу дата  беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.  Без әлеге уңайдан  райондашларыбыздан бүген басма матбугатның роле, электрон технологияләр заманында газета-журналларның актуальлеге   белән кызыксындык.

Рөстәм Заһидуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе:

Мин  басма матбугат белән көндәлек танышып барам. Өйдә, буш вакытта һәм юлда булганда электрон версиясеннән дә  артта калырга тырышмыйм. Бүген сайлап  алу мөмкинлеге зур. Сер түгел, хәзер  газетаны күп кеше укымый. Мин  үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә җыелыш саен  газета-җурналларга язылырга өндим. Хәтта мәҗбүр итәм, дисәм дә буладыр. Кайбер үзенчәлекле мәкаләләрне укыганлыклары белән кызыксынам. Кызганычка каршы, үзебезнең арада да укымаучылар ачыклана. Сүз дә юк, информацияне телефон, планшет аша да алырга мөмкин. Әмма мин алардагы мәгълүматларның  барысына да ышанып бетмим. Чөнки тикшерелгән хәбәр  түгел. Үзеңнең үсешең өчен  анысыннан да артта калмаска кирәк. Электрон төрнең бер яхшы ягы бар, үзең өчен әһәмиятле дип санаганнарын  саклап барырга мөмкин.  Әмма газета-журналларны кулга тотып  укуны берни дә алыштыра алмый. Ул синең ораторлык осталыгыңны, сөйләм телеңне баета. Моны электрон версия берничек тә бирми.  Уку  шулай ук күреп истә калдыру  сәләтен арттыра. Кызганычка каршы,  кешедә тел байлыгы  аксый. Шуңа да газета-җурналларны һәрдаим укырга тырышам. «Саба таңнары»на килгәндә, мин анда бигрәк тә тарихи материаллар укырга яратам. Бәлки бу яшь бару белән дә бәйледер.  Шулай ук тәнкыйть материалларына да урын бирер идем.  Минем тагын  шундый гадәтем бар: газетада басылган  үзем белән бәйле язмаларның барысын да җыйнап барам. Нинди генә эчтәлектәге язма булса да, алар барысы да үсеш өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев