Район мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында 100дән артык мәдәният хезмәткәрен сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр
2981
0
Бүген мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хезмәткәрләрне онлайн рәвештә бәйрәм белән котлады. Бәйрәм тарихи вакыйгаларны чагылдырган чыгышлар белән үрелеп барды. Видеоязмада мәдәниятнең, үткәне бүгенгесе, киләчәге чагылып үтте. Районыбыз башлыгы Рәис Миннеханов районыбызда мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләде һәм бәйрәм белән котлап, алга таба да уңышлар теләде. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин «Мәдәният хезмәткәрләрен җигүле ат белән чагыштырды, бер урында таптанып торган җиргә чирәм дә үсми, гел хәрәкәттә, эзләнү, оештыруда булыгыз»-диде ул.Тантанада 100 дән артык хезмәткәр тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Бәйрәм күтәренке рухта тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев