Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район төзүчеләре быел 2 миллиард сумга якын төзү-монтаж эшләре башкара

Сабада Төзүчеләр көне борынгы һөнәр ияләрен зурлап билгеләп үтелде.

Илебездә 1956 елдан башлап август аеның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне бәйрәм ителә. Сабада  ул быел да борынгы һөнәр ияләрен зурлап белән билгеләп үтелде. Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы  Рәис Миңннеханов   килде.

“Бу – мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме.  Төземәгән  кешенең  киләчәге юк. Сез районда үзегезгә   йөкләнгән төп бурычны үтисез. Әлбәттә, эшләгән  кешедән генә  гаеп тә табып  була. Бераз сыйфатсызлык  ягы бар икән – ачуланмагыз, таләпне  куймыйча   булмый. Районда  барлыкка  килгән  объектлар сезнең зур тырышлыгыгыз. Федераль һәм республика программаларының үтәлешенә  зур  өлеш  кертәсез. Россиядә, республикабызда  нинди  генә  авырлыклар  булмасын, ул  программаларның берсе дә кыскартылмады. Сезнең  тырышлык белән аларның  үтәлеше дәвам итә.  Барысы  өчен дә чын   күңелдән  бик зур рәхмәт.  Нинди хыялларыгыз бар -барысы да тормышка  ашсын”,–диде  ул үзенең тәбрикләү  сүзендә.

Тантанада фидакарь төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү  предприятиесе тракторчысы  Рәдис Госмановка Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Саба  муниципаль районының Мактау грамотасын һәм район башлыгының Рәхмәт  хатларын 45 төзүче  алды.

   Районыбыз елдан-ел  төзекләнә, зурая бара. Күркәм  үзгәрешләрдә төзүчеләрнең дә өлеше бихисап.

"2023  елны коллектив  өчен район  күләмендә  хәйран  гына   уңышлы  дип табабыз. Объектларга  килгәндә,  Икшермә кадет  мәктәбендә 42  миллион  сумлык капиталь ремонтны 1  сентябрьгә  төгәлләргә  планлаштырабыз. Саба  хастаханәсенең терапия  бүлегендә 152  миллион  сумлык ремонт  алып барабыз. Шуңа  параллель рәвештә Тимершыкта, Иске Икшермәдә, Татар Икшермәсендә һәм Олыязда 20гә 80, арендалы  торак программалары  буенча 6  йорт  салабыз.     Бәйрәмгә дә  хәйран  гына  көчләрне  тупладык. Узган  ел төзелеш оешмалары  командалары арасында  1нче  урынны  алган   идек. Быел  да  сынатмаска  исәп тотабыз”,– диде  “159 ПМК” җәмгыяте җитәкчесе Илнар Нәбиуллин.

 Иләбәрдәге “Саба Мелиорация” җәмгыяте дә бәйрәмгә мәгълүм уңышлар белән килә.

“Олы  Кибәчедә, Кече Шыңарда фермаларга керү  юлы, Мәртендә – басуларга,  Көектә җиләк плантациясенә су  сибү өчен   плотина төзибез.  Моннан  тыш 20гә  80  программасы  буенча Олы Нырты, Югары Утарда, Курсабаш, Пүкәл, Тимершык,  Кызыл  Мишәдә йорт салабыз. Барысы 80гә  якын  эшчене  берләштергән  коллектив башка кечерәк  объектларда  да  эш  алып  бара”,– диде оешма  директоры  Расил Габдрахманов.

Башка  подрядчылар районда  алып  барган төзелешләр белән  башкарма  комитетның инфраструктура үсеше бүлеге  начальнигы Эльмир Рамазанов  таныштырды. Инде  Саба аграр көллиятенең 173 кешелек  ике  катлы тулай торагы һәм универсаль спорт залы файдалануга  тапшырылган. Авыл җирләрен  комплекслы  үстерү программасы  буенча йортлар (23) сафка  басып   килә.

”2024 елга билгеле  планнар  буенча Сабада –36, Шәмәрдәндә 12  фатирлы  йортларның экспертизасы узды, документациясе әзер.   “Саба-Арена”  яныда булачак Яшьләр  үзәге һәм  иҗат үзәгенең, ЗАГС бинасының проектлары  эшләнә. Иске Икшермәдә  янгын посты  яңартылачак”,–диде Эльмир Дамир  улы. 

  Бәйрәм  спорт  ярышлары,  татарча  көрәш,  күңелле  уеннар  белән  дәвам итте. Көрәштә 75  килограммга  кадәрге  үлчәүдә Раил Мирзагалләмов (Цинк-Саба),  авыр  үлчәүдә Артем  Варламов батыр  калды. Нияз Хәлиуллин (159нчы ПМК), Рифат Ахунҗанов 2нче  урыннарны алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев