Район уңганнары – Президентыбыз янында
Саба аграрийлары бәйрәмгә 13 кешелек делегация белән барды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада безнең районнан Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, консультанты Ринат Нигъмәтҗанов, “Саба” җәмгыяте операторы Габдерәшит Гыймадиев, “Курсабаш” җәмгыяте ветеринария табибы Светлана Фәсхетдинова, “Шытсу” предприятиесе баш агрономы Рөстәм Шәрәфиев, механизаторлар Ильяс Миңнегулов (“Нырты”), Рөстәм Газиянов (“Игенче”), Айнур Галиев (“Саба” җәмгыяте), “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин, “Восточный” җәмгыятенең “ТатМитАгро” җитештерү мәйданчыгы баш инженеры Сергей Киров, “ПМК” җәмгыяте баш бухгалтеры Алсу Гыйниятуллина, ветеран җитәкче Гыйльфан Әхмәтов катнашты.
Юлга кузгалыр алдыннан аларның берничәсе белән әңгәмә корырга да өлгердек. Зөфәр Зиннәт улын тантананың төп герое дияргә мөмкин. Шулай булмыйча, быел Икшермә кырларында һәр гектардан уртача 59 центнер уңыш, барысы 65 мең центнер ашлык җыеп алуга ирештеләр. Бу – район өчен дә рекордлы күрсәткеч.
“Бер елда гына андый казанышка ирешеп булмый дип саныйм. Әйтик, 1997 елда 73 мең центнер ашлык кайткан иде, ул вакытта бөртекле культуралар мәйданы күбрәк, гектар чыгышы азрак – 48 центнер иде. Хәзер мал күп булу сәбәпле, азык культуралары мәйданнары арттырылды. Мул уңышта туфракка гектарына 120-150 килограмм минераль ашлама кертүнең дә файдасы зур, бу максаттан органиканы да даими кулланабыз. Терлекчелек тармагы көндәлек игътибарда. Бу көннәрдә саву заллы торакны файдалануга тапшырырга әзерлек бара”, – диде фермер.
2012 елда “Саба” җәмгыятенә эшкә килгән Айнур Галиев та Казанга бармаса, ул көнне дә кырда җир сөрәсе булган. Алар Зөлфәт Мөбарәков белән “Челенджер” тракторын ике сменада эшләтәләр. Былтыр Президент кабул итүенә хезмәттәше барган булса, быел Айнур катнаша.
“Эшемне яратып башкарам. Иртә яздан көз ахырына кадәр кырда без. Сезонны үсемлекләрне тукландырудан башлыйбыз да, сабан культуралары чәчәбез, аннары сенаж уру һәм киләсе ел уңышына нигез салу. Барысына да күнегелгән, авылда көн итәргә була. Яшьләр зур егәрлекле техникага утырырга курыкмасыннар иде”, – ди ул.
Рөстәм Шәрәфиев “Шытсу” предприятиесендә бөртекле культуралардан алынган уңыш белән таныштырды. Комбайнчылар Фәнис Шакиров, Хаҗип Дәүләтшин, Айнур Хәбибуллин, Расим Салихов һәр гектардан 30,5 центнер бөртек суктырып алырга ирешкәннәр. “Уңышны күбрәк тә алырга мөмкинлек бар иде. Массасы кирәкле авырлыктагы орлыкларын әзерләп җиткерә алмадык”, – диде баш агроном.
Районның эшкәртү сәнәгатендә Шәмәрдәндәге “ТатМитАгро” җәмгыяте зур урын алып тора. Баш инженер Сергей Киров әйтүенчә, быел дуңгызчылык тармаган үстерүдә яңа проектлар гамәлгә ашырылган. Дуңгыз балаларын ашату өчен чит ил компаниясе җиһазлары (кормоняня) урнаштырылган, Мишәбаш, Кибәче фермаларында грануллы азык ясап ашатуга күчкәннәр. Шулай ук экология проекты кысаларында сыек тирес өчен лагуналар казылган. “ТатМитАгро” мәйданчыклары 300гә якын кеше өчен эш урыны булып тора.
Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов Светлана Фәсхетдинованы “Татарстан Республикасының атказанган ветеринары” исеменә лаек булуы белән котлады.
“Бар күңелем белән шатландым. Әле дә ахырынача тоемлап бетерә алмыйм. Бу хәл минем белән түгел, башка кеше белән булган кебек. Бәйрәм күңелле тәэсирләргә бай булды, югары дәрәҗәдә үтте. Хөрмәтләүләре өчен зур рәхмәтлемен”,– дип кичерешләре белән уртаклашты ул.
Президент үз чыгышында тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савучылар исемлегендә Саба районын да телгә алды. Әлеге уңышта Светлана Фәсхетдинованың да өлеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев