Район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче клуб берләшмәләре әгъзалары Чабаксар шәһәренә бардылар
Сәяхәтне 29 июнь көнне Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.
Бүген бер автобус тулы өлкәне дә, яше дә Чувашия башкаласы Чебоксарга кузгалдык. Яраткан Сабабыз безне кояш нурларына төрененеп елмаеп озатып калды.Халык телендә еш кабатлана торган"Дөнья матур, дөнья киң" дигән сүзләрнең чынлыгына кабат инанып, автобус тәрәзәсеннән июль -җәйнең иртәсен күзәттек.Матур!Искитмәле! Тылсымлы!
Мине тагын да ныграк сокландырган күренеш безнең өлкәннәребез булды. Алар якты, ягымлы, тыйнак, сабыр, игътибарлы һәм тормышка гашыйк! Зарланмыйлар! Кабаланмыйлар.Һәр мизгелнең матурлыгын
тоя беләләр. Ачылып сөйләшәләр. Тыңлый һәм аңлый беләләр! Итагатьле, аңлы һәм белемле, талантлы һәм затлы буын вәкилләре безнең өлкәннәребез!
Ә Чебоксар безне шаулап җырлап утыручы, нык тамырлы, горур, йөзьяшәр агачлары белән каршы алды. Шәһәрдәге йортларны агач араларына биек кран белән куеп-куеп чыкканнар кебек! Юкәләрнең күплегенә башлар әйләнеп, юкә чәчәгенең исеннән аек килеш исереп шәһәрне иңләдек.Хәләл кафеда сыйланып, тарихи урыннарда уйланып, парк-бакчалардан нур алып, Идел елгасына таң калып, уен-көлке сөйләп шаярып, сумкаларга "Акконд"лар салып("Акконд" Чебоксарның шоколад фабрикасы) кире кайтыр юлга кузгалдык.
Әлеге сәяхәтне оештыруда башлап йөргән Сабабызның ветераннар советы рәисе Фәнил Ильяс улы Ильясовка, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Ләйсән Ракыйп кызы Билаловага ихлас рәхмәтләребезне
әйтеп өйләребезгә таралыштык.
Ә Сабабыз барыбер матуррак...Туган як шул ул!Илмира Гыймаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев