Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район үзәк китапханәсенә өлкән буын вәкилләре җитди сөйләшүгә җыелды

Районы үзәк китапханәсендә Россия пенсионерларының җирле берлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең район бүлеге тарафыннан «Бердәм Россия» «Өлкән буын»федераль проектының 10 еллыгына багышланган чара оештырылды.

  Өлкән буын кешеләре, СПР рәисе Газинур Габделхаков җитәкчелегендә, «Бердәм Россия» ВПП район бүлеге вәкиле Фәрит Зарипов белән берлектә, «Өлкән буын» федераль проектының 10 еллыгына багышланган тематик очрашу үткәрделәр. Очрашу барышында өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, инвалидларны озак вакытлы карау, сәламәтлек саклау өлкәләрендә һәм социаль өлкәдә вакытында ярдәм күрсәтү темалары күтәрелде.
Очрашуда катнашучыларның барысы да канәгать калды. Очрашу ахырында социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, яңа сервислар кертү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев