Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район ветераннар Советы рәисе Фәнил Ильясовны юбилее белән котладылар

Район үзәк китапханәсендә юбилярга багышлап “Яшьнәп үткән гомер” дигән кичә үткәрелде

 Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы, Саба районы ветераннар советы рәисе Фәнил Ильяс улы Ильясов 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Яшьнәп үткән гомер” дип аталган портрет-кичә үткәрелде. Фәнил Ильяс улы  югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән  ирешкән  шәхес. Ул бер өлкәдә 40 ел эшләп, хезмәт юлын элемтә сыйфаты буенча оператордан башлап, Саба районы буенча “Россия почта”сы җитәкчесенә кадәр күтәрелгән хөрмәтле кеше. Юбилярга тәбрикләү сүзләрен “Россия почтасы”ның Саба бүлеге начальнигы Рафиль Заһидуллин, Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова, “Өлкәннәр” клубы әгъзалары җиткерделәр. Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырчы Айнур Гәрәев  һәм баянчы Айнур Габделхаков матур шигырь юллары һәм җыр аша кичәгә ямь өстәделәр. Чара ахырында китапханәчеләр дә Фәнил Ильяс улына  якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев