Район хуҗалыкларында кыр эшләре барышы
Соңгы мәгълүматлар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, сабан культуралары чәчү "Туган як", "Юлбат", "Симет", "Шытсу", “Лукоз” җәмгыятьләрендә, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында, “Нырты” предприятиесендә, "Урта Саба", "Тимершык" бригадаларында төгәлләнгән. “Килдебәк”, "Мичән" бригадаларында 30-40 гектарда эш башкарасы калып бара. Калган хуҗалыкларда 100 гектардан артык мәйданнар бәрәкәтле орлыклар туфракка күмелгәнен көтә. “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында 400 гектарда кукуруз чәчүне дә тәмамладылар. Район буенча әлеге азык культурасы барысы 1263 гектарда чәчелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев