Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда 10 августтан «Трактор-прицеп» профилактика операциясе башланды.

Чара 20 августка кадәр дәвам итәчәк

Районда 10 августтан  "Трактор-прицеп" профилактика операциясе башланды. Чара 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы  ел август  аенда  гына Татарстанда трактор катнашында 3 юл һәлакәте килеп  чыгып,  аларда 4 кеше, шул исәптән бер  бала үлде, бер кеше  яраланды. Якшәмбе көнне, 6 август кичендә Арча-Зур Әтнә юлында «Лада» автомобиле белән трактор бәрелешә.  Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада машинасы йөртүчесе тиешле тизлекне арттырган һәм кирәкле дистанцияне сакламаган, шуның аркасында трактор прицепы составына килеп бәрелгән. Шул ук вакытта махсус техникада тышкы яктылык приборлары сүндерелгән булган.

Авария аркасында җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук һәлак булган. 5 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән медицина учреждениесендә үлгән.

“Профилактика  чарасы  мондый  фаҗигаләрне китереп  чыгармау  максатына  үткәрелә. Бу вакыт эчендә Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең һәм районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә рейдлары узачак, транспортларның техник торышы тикшереләчәк”, – ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе җитәкчесе Марат Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев