Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз Бөтенроссия театр иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар

Чара 2024 елның 16 гыйнварында Казан дәүләт мәдәният институтында узды

  Казан дәүләт мәдәният институтында балалар театр коллективларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук театр, кино һәм телевидение факультетының театр иҗаты кафедрасы укытучыларын театр сәнгатенә җәлеп итү максатларында РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәме белән Гала-концерт һәм Бөтенроссия театр иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Фестивальдә Татарстанның мәгариф оешмалары укучыларының театр коллективлары, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү оешмаларының театр коллективлары катнашты. Фестивальдә 110дан артык театр коллективы, 25 районнан һәм 2 шәһәрдән 98 белем бирү оешмасы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев