Райондашларыбыз игътибарына: алтын никахларны тантаналы теркәү үткәрелә
Районыбызда алтын, бриллиант юбилярларны котлау чарасы матур традициягә керде.
Алтын никахларны тантаналы теркәү быел да үткәрелә. Районыбызга яшәргә башка төбәкләрдән кайтып урнашканнар чарага чакырылмый калмасын өчен 2022 елда бергә гаилә корып яши башлауларына 50 яки 60 ел тулган парларның бу хакта бүген-иртәгә үзләре яшәгән авыл жирлекләре башкарма комитетларына яки 2-28-82, 2-28-55 телефоннары аша социаль яклау бүлегенә хәбәр итүләре сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев