Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаганлыкка диплом алды

Бүген әлеге абруйлы уку йортында чыгарылыш бәйрәме узды

Кукмара мәдрәсәсендә уку елын төгәлләүче мөһим чарада райондашларыбыз да катнашты. 1998 елдан эшләп килүче дини уку йорты өчен быелгы чыгарылыш 25 нче. Тантаналы чарада Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, әлеге уку йортында белем бирүче райондашыбыз-Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафин та катнашты. Мәдрәсәне барлыгы 76 кеше тәмамлаган. Шуларның 14е -имам-хатыйблар һәм ислам нигезләре мөгаллимнәре әзерли торган һөнәри бүлектә белем алган. Аларга урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылган. Калган шәкертләргә-  мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлаучыларга башлангыч дини белем алу турындагы таныклыклар бирелгән. Диплом ияләре арасында безнең райондашларыбыз - Сабадан Дания Гайфуллина, Фирая Абдуллина һәм Гөлгенә Дәүләтова, Тимершыктан Рамил Газизов та бар. Котлыйбыз! Хәерле вә файдалы гыйлемнәр булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев