Райондашларыбызны хакимият башлыгы котлады
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәниятне үстерүгә һәм китапханә эшен камилләштерүгә керткән өлеше өчен Кызыл Мишә авыл китапханәсе мөдире Гөлнәзирә Тәлгать кызы Әүхәдиева; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, "Саба" җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе машина йөртүчесе Рифнур Нәгыйм улы Әхтәмов; «Таң» җәмгыяте директоры Илдус Марсель улы Галиев; “Саба" җәмгыяте баш ветеринария табибы Айрат Альфред улы Шакиров; машина йөртүчесе Миңнегали Шәйхелислам улы Зәйнәгов; «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян (фермер) хуҗалыгының баш агрономы Данил Дамир улы Сәйфуллин; механизаторы Раиф Мансур улы Шакиров; "Симет" җәмгыяте баш инженеры Рәфис Рафаэль улы Сәүбәнов; «Курсабаш” җәмгыятенең трактор паркы мөдире Әхмәт Миңнеһади улы Шәймөхәммәтов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның җәмгыяви-сәяси эшчәнлегендә актив катнашуы өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма директоры Фәрит Хәйдәр улы Зарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президенты сайлауларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эше өчен 2497 нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Ибраһимова Розалия Әхмәт кызына, 2499 нчы участок сайлау комиссиясе әгъзасы Хаҗиева Әлфирә Рифкать кызына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Җәмәгать туклануы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Милли аш" җәмгыяте пешекчесе Гүзәлия Миңнехәбир кызы Исмәгыйлова; ветеринария өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен "Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" машина йөртүчесе Илһам Фәнис улы Якупов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, халык хуҗалыгын һәм район халкын сыйфатлы электр белән тәэмин итүгә шәхси өлеш кертүләре өчен район электр челтәрләренең бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтеры Ренат Риволь улы Гайнетдинов; 1 класслы автомобиль йөртүчесе Гаптелхәй Миңнерәис улы Ягъфәров; эчке эшләр органнарында намуслы хезмәтләре, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешләре өчен Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча участок вәкаләтлесе, полициянең өлкән лейтенанты Делюс Дамир улы Гыйлемханов; шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторының сак һәм конвой төркеме полиция хезмәткәре (кинологы), полиция өлкән сержанты Фәнис Мөдәррис улы Гыйләҗетдинов; балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Айгиз Әнәс улы Сибагатов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев