Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз тәрбиячеләре яңа уку елына әзерләнә

21 август көнне август конференциясе кысаларында район тәрбиячеләре өчен секция утырышы узды.

 Быел әлеге чараны үткәрү форматы элеккегедән аерылып тора. Утырышның беренче практик өлешендә тәрбиячеләр Сабаның «Әллүки» һәм «Шатлык» балалар бакчаларында булдылар. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмалары коллективы үз эше мисалында яңа уку елыннан Федераль белем бирү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла башлаячак тәрбия эшенең Федераль календарь планы буенча ничек эш алып барырга кирәклеген күрсәтте. Утырышның икенче пленар өлешендә «Федераль белем бирү программасы буенча яңа бурычлар һәм ориентирлар», «Конкурсларда әзерлек һәм катнашу» кебек темалар каралды. Чара ахырында 2022-2023 уку елына йомгак ясалды һәм иң актив тәрбиячеләр грамоталар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев