Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Районыбыз укучылары “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнаша

Укучылар проектының рәсми сайтында теркәлеп, декабрьдә Президент чыршысында катнаша ала.

Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миң­неханов ярдәме белән тормышка ашырган “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, рухи яктан баету максатын күздә тота. Быел да "Укучының мәдәни көндәлеге" I сыйныф укучылары өчен генә. Әмма II-IV сыйныф укучылары да мәдәни-мәгариф проектының рәсми сайтында (www.культурныйдневник.рф) теркәлеп, декабрьдә  Президент чыршысында катнаша ала. Проект кысаларында Саба үзәкләштерелгән ки­тап­ха­нәләр системасы китапханәчеләре  дә актив эш алып бара.  Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, Саба гимназиясенең, Сәләтле балалар мәктәп интернатының һәм Саба урта гомумбелем бирү мәктәбенең   1 сыйныф укучылары (161 укучы) өчен  «Мә­­дәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Ки­тапханәче укучыларга көндәлекне эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә  сайтка теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы тер­ри­то­риясендә яшәү­че халыкларның милли костюмнарын искә төшер­деләр һәм камзол, бизәкле читек һәм түбәтәй, кал­фак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахы­рын­да балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тап­шырылды.

Илсөяр Шакирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев