Районыбыз хуҗалыкларында кукуруз чәчү төгәлләнеп килә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, эш барлык мәйданнарның 6769 гектарында (план 7339 га.) башкарылган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда соңгы тезмә культуралардан кукуруз чәчү төгәлләнеп килә. Эш 15 майга барлык мәйданнарның 6769 гектарында (план 7339 га.) башкарылган. Кукурузны зур мәйданнарда ПМК җәмгыяте (744 га.), “Игенче” хуҗалыгы һәм “Шытсу” предприятиесе (600әр гектар) чәчте. Хәзерге вакытта механизаторлар үсемлекләрне тәрбияләүнең агротехник чараларын күрә. Уҗым культуралары чүп үләннәрен бетерү өчен – 6643, корткычларга һәм авыруларга каршы 1725 гектарда эшкәртелгән. Үсемлекләр тамырдан – 6117, яфрактан 5555 гектарда тукландырылган. Иген культуралары тишелеп чыкканчы – 3404, шытым биргәч 980 гектарда тырмаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев