Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда алиментчыларның балаларына 20 миллион сумга якын бурычы бар

Күке әти-әниләр

  Агымдагы атнада “Балкыш” ха­лыкка комплекслы социаль хез­мәт күрсәтү үзәгендә алимент­ларны түләттерү буенча “Ачык ишекләр”  көне  булды.  Кабул итү­дә  юридик, пристав­лар хез­мә­те, социаль яклау  бүлек­ләре җи­тәкчеләре составында эшче төркем катнашты. Хәзерге вакытта районда 90нан артык али­ментчының  балаларына 20 миллион сумга якын бурычы бар. Соңгы  ике  елда 15 кешегә җи­наять  эше  кузгатылган.  Тагын 13 алиментчы  эзләнүдә. Түләргә те­ләмәүчеләргә карата төрле чаралар кулланыла. Приставлар хезмәтендә  тагын берничә ке­шегә Җинаять  кодексының 157нче  статьясы буенча эш  кузгату­га  материаллар туплана.

Баласы алдындагы бурычын ин­де ике айдан артык үтәми икән, андыйлар административ җаваплылыкка тартыла. Гомумән, алимент түләттерү мәсьәләсе  бик четерекле эш.  Әйтик, ул  салган  йортта,  ул  сатып  алган диванда  исерек хатының  башкалар белән гыйшык-мыйшык  уйнап  ятканын  күргән ирнең ничек баласы өчен дип акча  чыгарып бирәсе  килсен. Чөнки ул акчага 7 яшьлек кыз­га бер күлмәк тә алынмаячак. Районда балалары турында кай­гыртмыйча, аларны  ташлаган ха­тын-кызлар да бар. Аларның  үке­нәчәкләре  алда әле.  

Фото https://ru.freepik.com/free-photo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев