Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда беренче тапкыр велосипед спорты буенча район беренчелеге узды

9 августта «Олимп» стадионында үткән физкультурачылар көненә профессиональ спортчылар белән беррәттән, спорт сөючеләр дә җыйналды.

«Районыбызда  спорт һәм физкультура аерым бер тармак булып үсеп килә: 160тан артык спорт корылмасы, берничә спорт мәктәбе  эшли. Бу өлкәдә хезмәт куючы тренерларга зур рәхмәт. Алар яшь буынга  үрнәк булып,  сәламәт тормыш рәвеше алып баруга үзләре артыннан өндәп,  спорт базасын үстерүгә зур көч куялар. Ветеран спортчыларыбыз да республика буенча районыбыз данын лаеклы яклыйлар. Киләчәктә дә барыгызга спорт зур җиңүләр алып килсен», – дип сәламләде  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.

Тантаналы өлештә әлеге бәйрәмгә зур казанышлар белән килгән һәм районыбызда физкультура-спортны үстерүгә зур өлеш кертүчеләр  ТР спорт министрлыгы, район башлыгы, спорт бүлегенең  Мактау грамоталары, күкрәк билгесе һәм Рәхмәт хатлары  белән бүләкләнделәр.

Быелгы Физкультурачылар кө­не районыбызда беренче тапкыр велосипед спортының (ВМХ) фристайл һәм рейсинг төрләре  буенча район беренчелеге узу белән дә үзенчәлекле булды. Районыбызга Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәренең велоспортчылары килеп, әлеге спорт төре буенча осталыкларын гына түгел, экстремаль күренешләр дә күрсәттеләр.

“Без бу бәйрәмдә катнаша алуыбызга бик шатбыз. Сабада бик кызыклы велосипед трассасы булдырылган. Биредә әлеге спорт төре буенча югары дәрәҗәләргә ирешергә мөмкинлекләр зур. Бу  – экстремаль спорт төре.  Гади генә  итеп әйткәндә,  ул киң тәгәрмәчле махсус  велосипедларда балчыклы өслектә төрле каршылыклар аша узуны  үз эченә ала. Күргәнегезчә, спортчыга таулар, сикертмәләр, биеклекләр,   ягъни   трамплиннарны тиз арада үтәргә кирәк.   Төрле имгәнүләр алу куркынычы зур булса да, бик кызыклы спорт. Ул бөтен ил буйлап популярлаша.  Биредә ТР җыелма командасы вәкилләре дә чыгыш ясый”, – дип ачыклык кертте  велосипед спорты буенча Татарстан Республикасы  җыелма командасы  тренеры,  Олимпия чемпионы Родион Бражник.

Бәйрәм чарасында катнашучылар велоспортчыларның фристайл төрендә төрле трюкларын һәм  күз иярмәс хәрәкәтләрен  соклану белән күзәттеләр.

Бәйрәмдә бер-бер артлы уеннар дәвам итеп, аларда иң көчлеләр ачыкланды. Шулай ук  ГТО комплексы нормативларын үтәүдә предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, районның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, спорт ветераннары, шулай ук теләге булган һәркем катнашты.

“Спорт  – минем өчен тормыш ул. Кече яшьтән ансыз яши алмыйм, инде 57 яшьне тутырдым. Бигрәк тә  йөгерү,  велосипедта  һәм  чаңгыда йөрергә яратам.  Район күләмендә узган һәр спорт чарасында актив катнашам. Физкультурачылар көненә һәр ел саен киләм,  без аны көтеп алабыз. Бүген дә 800 метрга йөгерүдә III урын яуладым. Шәмәрдәндә спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Ветераннар  группалары белән эштән соң килеп шөгыльләнәбез. Безнең сафларга кушылучылар күбрәк булсын, бигрәк тә яшьләр спортка тартылсыннар иде”, – ди тимер юл системасында  хезмәт куючы  Илдус Хәбибуллин. 

Шәмәрдәндә дә физкультурачылар  һәм тимер юлчылар көне зур оешканлык белән узып, спортчылар гаиләләре белән катнаштылар.  Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт  Вәлиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова  ярышларда уңышлар теләделәр.Спорт сөючеләр йөгерү, гаилә белән эстафетада,  турникта тартылу, жирдән этелү, баскетбол, гер күтәрү, сумо ярышларында катнаштылар. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр.  Спорт уеннарында Саба,Тимершык, Икшермә, Лесхоз, Шәмәрдән, Шытсу авылларыннан 100дән артык кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев