Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде
2025 елны карыш алырга әзерләнәбез
Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде. Максаты – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене ачыклау, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен бәйрәм атмосферасы булдыру, балаларның һәм олыларның кышкы ялы өчен шартлар тудыру, Яңа ел чараларында катнашучыларның сәнгать иҗатын хуплау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну уяту, халыкның чисталык һәм тәртип саклауга карата җаваплылык хисен арттыру. Чыршылар, территорияләрне бизәгәндә, фигуралар ясаганда "2024 ел – Россиядә Гаилә елы, Татарстанда фәни-технологияләр үсеше елы, 2025 елның –Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Тынычлык һәм нацизмга каршы көрәштә берләмлек елы, республикабызда Ватанны саклаучылар елы булачагы исәпкә алынырга тиеш. Әлеге конкурс турында нигезләмә, номинацияләр һәм эшләрне бәяләү критерийлары һәм Яңа ел кампаниясенә кагылышлы башка файдалы мәгълүмат белән район сайтының (http://saby.tatarstan.ru/tat/) “ЯҢА ЕЛ 2022/2023” бүлегендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев