Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында каникул чорында 553 укучы эш белән тәэмин ителәчәк

Районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы каникул чорында барлыгы 553 укучы эш белән тәэмин ителәчәк. Шуларның 121е Саба гимназиясенә туры килә.

Укучылар арасында шулай ук үзмәшгуль булып теркәлеп эшләү дә зур кызыксыну уятты, үзмәшгульләр саны елдан-ел арта. Белем йортында 14 яшьтән 18 яшькә кадәр 217 бала исәпләнә. Җәйге каникулның өч аенда гимназиянең 190 укучысына эш урыннары булдырылган, шуларның 70е үзмәшгуль булып теркәлгән. Әлбәттә, быел да иң күп эшкә урнашучылар буенча Саба гимназиясе лидерлыкны яулый. Биредә Сабаның 60ка якын оешма-предприятиесе белән укучыларны эшкә урнаштыру буенча килешү төзелгән. Июнь аенда эшләүче 77 баланың 36сы үзмәшгульлек программасында катнаша. Аларның һәрберсе Минем налогым кушымтасында теркәлү узып, исәп-хисап счетына күчкән сумманы әлеге кушымтасына терки. Автомат рәвештә салымның суммасы килә, хезмәт картасыннан укучы шәхси рәвештә әлеге сумманы түли. 

 "Район башлыгы Рәис Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган әлеге төр эшчәнлек укучыларга алга таба үз эшләрен ачарга беренчел күнекмәләр бирү, тормышка яраклашу, мөстәкыйльлеккә әзерләү максатыннан эшләнә. Матди як өчен отышлы булу белән бергә, кече яшьтән салымнар түләү тәртибенә, үз-үзеңә акча эшләргә өйрәнү мөмкинлеге дә бу. Гомумән, җәйге чорда эшләгән һәр укучы бер яктан эшкә чыныгу алса, икенчедән, аның катлаулылыгын, җаваплылыгын аңларга, әти-әниләрнең хезмәтенә ихтирам белән карарга да өйрәнә", ди гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева. 

 Бүген мәктәп укучыларын районыбызның күп кенә оешма-предприятиеләрендә очратырга була.Сабантуй комплексы, ПМК-159 җәмгыяте, Саба-Арена  спорткомплексы, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән Саба җәмгыяте, Саба индустриаль паркы, Саба шәһәр җирлеге, Торак милекчеләре ширкәте,Урта Саба бригадасында һәм башка оешмаларда аеруча күп хезмәт урыннары булдырылган.

Оешма-предприятиеләр бүген дә теләге булган балаларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирә. Укучылар күбрәк узган елгы хезмәт урыннарын сайлыйлар. Әмма белгән белән генә чикләнмичә, үзен икенче өлкәдә сынап карарга теләк белдерүчеләр дә очрый. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша кабул ителгәннәргә хезмәт кенәгәсе ачыла, шулай ук үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең дә хезмәт стажы бара. Икешәр ай эшләргә теләк белдерүчеләр дә бар,ди Гөлнара Раиф кызы. 

Бүген Саба гимназиясенең үзендә эшләүче 21 укучының 11е үзмәшгуль булып теркәлгән. Сәркатип, лаборант, төрле эш башкару хезмәткәрләре, лагерь әйдаманнарының эшчәнлеге белән без дә таныштык. Мәсәлән, Лилия Гарифуллина биредә сәркатип булып эшли. Аңа эшкә урнашкан укучыларның документ эшләрен зур төгәллек белән тәртипләп алып бару вазифасы йөкләнгән.

 "Бу эштә беренче ел гына эшлим. Узган ел лагерьда әйдәман идем. Икесенең дә үзенчә җаваплылыгы зур. Быел нигездә документлар белән эшлим, опекага тапшырам, үзмәшгульләрне Минем налогым  кушымтасына терким, Работа России сайты белән эшлим. Эш өйдә дә телефон аша дәвам итә. Киләчәктә программист булырга хыялланам. Эшләгән акчама ноутбук алырга дип уйлыйм",- ди Лилия.

Аның хезмәтеннән Гөлнара Раиф кызы да бик канәгать. Бик төгәл һәм җитез. Минем уң кулым ул, дип бәяли. 
Үзмәшгуль булып теркәлгән төрле эш башкаручылар Наилә Билалова һәм Диләрә Нигъмәтҗанова да гимназия базасын яшелләндерү-матурлауда көчләрен кызганмыйлар.

VIIIсыйныфта укучы бу уңган кызларга чәчәклекләрне тәртипләп тору, су сибү, чүпләрне утау йөкләнгән. Зур мәйданны алып торган биләмәне тиешле тәртиптә тоту өчен кызлардан җитезлек тә, җаваплылык та сорала.

 "Әле беренче ел гына эшлибез, узган ел 14 яшебез тулмаган иде. Быел балалар бакчасында эшләү мөмкинлеге дә булды. Әмма балалар белән эшләүнең зур җаваплылыгын аңлап, быелга гимназиягә эшкә килдек", диләр кызлар.

Х сыйныф укучысы Алмаз Хәбибуллинны да гимназия тирә-юнен тәртипләп, үләннәрне триммер белән чапкан вакытта очраттык.

Безнең төп вазифабыз мәктәпне матурлау булса, шул ук вакытта үзебез эш күнекмәләренә, хезмәт шартларына өйрәнәбез. Мин өч ай каникулны өйдә тик кенә уздыра алмас идем ди Алмаз.

Аның хезмәтеннән хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Марат Гыймадиев та канәгать.

Алмаз бар эшне дә җиренә җиткереп, шартына китереп эшли. Бик төгәл, акыллы, тәртипле егет. Сыйныфлардагы өстәл-урындыкларның төзеклеген карап, тәртипләп чыгу да аңа йөкләнгән ди Марат Әнәс улы. 

 Х сыйныф укучылары Камилла Зиннурова, Рәзинә Гыймаева, Диләрә Хөснетдинованы да Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә эш урыннарында очраттык.

Диләрә һәм Рәзинә биредә контролерлар булып эшлиләр. 
Район оешмаларына документлар, актлар таратабыз, шулай ук су счетчигы күрсәткечләрен язып алабыз. Эшебез бик ошый. Безгә бөтенләй таныш булмаган өлкә, хәзер үзебез дә су счетчикларының кайда торганын, аның күрсәткечләрен язып бару җаваплылыгын, түләү тәртипләренә төшендек.

Җәйге каникулда эшләү финанс ягыннан да файдалы, шул ук вакытта эшкә өйрәнү, кеше белән аралашу күнекмәләрен үзләштерү өчен дә отышлы, диләр кызлар.

Бездә өч егет печән чаба, ике кыз контролер, берсе кабул итү бүлмәсендә сәркатип булып эшли. Эшкә бик җаваплы карыйлар, үзвакытында төгәл итеп башкаралар. Бик тиз арада эш процессына кереп киттеләр. Миңа бүгенге көндә бик зур ярдәмчеләр алар. Алга таба да кулга-кул тотынып эшләрбез дип ышанам ди предприятиенең өлкән контролеры Рәсилә Арсланова. 


Әлбәттә, мәктәп чорында ук алган хезмәт күнекмәләре алдагы тормышларында ярдәм итми калмаячак. Яшь буынның хезмәт тәмен, эшләп алынган акчаның кадерен белеп үсүе дә бик мөһим. 

 Мин социаль педагог буларак, тәртип бозуларны кисәтү буенча да ныклы эш алып барам. Шунысына игътибар итәм: укучыларны каникулда эшкә урнаштыру гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле җәй көннәрендә тәртип бозу очраклары күзәтелгәне юк. Массалы төстә хезмәттә булу, җаваплылык хисе барлыкка килү укучыларның үз-үзләрен тотышында да чагылыш тапмый калмый, ди Гөлнара Шиһабиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев