Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда тагын бер яшь гаилә барлыкка килде

Август туйлар чоры. Күп яшьләр никахларын көзге уңыш өлгергән, мул сыйлы шушы чорда законлаштырырга ашыга.

Кичә Республика көнендә районыбызда тагын бер яңа гаилә туды.  Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә  танылган спортчыбыз, теннисчы Исмаилов Хайем Фарходович үзенең сөйгән кызы Фарогат белән никахын теркәде.

Хайем Фарходович - өстәл теннисы буенча Россия спорт мастеры, физик культура отличнигы, югары квалификацион категорияле тренер, спортчы һәм тренер буларак күп тапкырлар Татарстан Чемпионы.

​Бәхет кояшы, мәхәббәт йолдызы сез барган юлларны яктыртсын, һәр иртә сезгә бәхет һәм шатлык китерсен, мәхәббәт ялкыны йөрәгегездә мәңге сүнмәсен дигән теләктә калабыз. Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев