Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда уналтынчы тапкыр мөселман Сабантуе узды

Саба мөхтәсибәте инде икенче елын чараны Иләбәрнең милли бәйрәм уза торган махсус җайлаштырылган мәйданында - халкыбыз хәтерендә сакланган борынгы Өтернәс шәһәрлеге янында оештыра.

Мөселман Сабан туе быел да Коръән уку һәм Казан ханлыгын яклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылу белән башланды.  Чарага дәрәҗәле кунаклар - Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән иде.

Мәйданга җыелучыларны районыбыз башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов сәламләде.

Җәлил хәзрәт бәйрәмгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

“Ислам диненең куәте - җәмәгатьтә. Монда җыелуыбыз, шундый бәйрәм ясавыбыз да безнең бердәмлекне күрсәтә. Мондый мөселман Сабантуйлары хәзер күп җирләрдә үткәрелә, әмма аның башында сез - сабалылар торасыз, без шул үрнәккә кушылдык  кына.  Дәвамлы чаралар булсын,гел шулай бердәм булыйк, балалар динебезне куәтләүче булып үсеп җитсеннәр”,- диде.

 Бәйрәмнең тагын бер дәрәҗәле кунагы -ТР Көрәш Федерациясе башкарма директоры, атказанган спорт остасы Марсель Таһиров сәламләү чыгышыннан соң озак еллар көрәш белән шөгыльләнеп, әлеге традицияне улларында, оныкларында тәрбияләүче һәвәскәр спортчылар Айдар һәм Азат Галиевларга Көрәш Федерациясе исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.

Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов  2022-2023 елларда гаиләләрендә яңа сабыйлары туган авыл имамнары- Лесхоздан Әхмәд Сафин, Сүләдән Азат Нигъмәтҗанов һәм Сатыштан Алмаз Галимҗановка балалары өчен махсус әзерләгән бүләкләр тапшырды.

Чыгышы ахырында һәркемне ярышларда актив катнашырга чакырды, җиңүчеләргә иганәчеләр тарафыннан  шәп бүләкләр әзерләнүен искәртте.

 Мәйданда милли уеннар көрәш белән башланып китте. Бәйрәм сәхнәсендә балалар өчен Коръән сүрәләре уку, дини викториналар да оештырылды.

Милли уеннардан тыш мөнәҗәт уку, нашидләр җырлау, өлкән апалар арасында йон егерләү, кечкенә балалар арасында үрмәләү, йөгерү бәйгеләре узды. Бәйрәмдә күрше Кукмара, Балтач, Арча, Теләче районыннан килүче дин кардәшләр, аеруча балалар күп иде. Алар өчен  аттракционнар эшләде, читтә хәләл сәүдә гөрләде.

Мәйданда бар кеше дә шәригатьчә киенгән, тәбәтәйле бабайларга, ак шәлъяулык бөркәнгән апаларга урын түрдән булды.

Өйлә намазыннан соң бәйрәмнең иң җанлы урыны –тауга каршы йөгерү полосасына күчте. 1 сыйныфтан - 11 сыйныфка кадәр һәр яшь категориясе җиңүчесенә бүләкләрне тулысынча “Игенче” җәмгыяте әзерләгән иде. Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов кулыннан  призлы урын алучы балалар замана “уенчыклары” -телефон колакчыннары, смартсәгать, тавыш көчәйткеч- барафон кебек җайланмаларны бик сөенеп алдылар. Тауга каршы йөгерү ярышы зурлар  һәм авыл имамнары арасында да үткәрелде. Бүләкләр белән районыбыз эшмәкәрләре ярдәм итте, шулай ук бәйрәмгә килүчеләр арасында бирнә-бүләкләр тапшыручылар да булды. Өйлә намазыннан соң кинәт килгән яңгыр да бик вакытлы яуды, ул арада көрәшчеләр хәл алды,  ышык урын тапкан халык танылган автор-башкаручы Ильяс Халиковның дини җырларын тыңлап хозурланды Сабантуйдан фоторепортаж ны шушы сылтама аша карарга мөмкин.

  Сабантуйның көрәш батырлары: Мичәннән Илмир Фәйзерахманов (75кг), Иләбәрдән Азат Галиев (85кг), Ильяс Хуҗәхмәтов (85 кгдан югары), профессионаллардан: Симеттән Делюс Закиров, имамнардан Ильяс Халиков (Лаеш). Көрәштә икенче урын алучы,  Сабантуй кунагы Расих Сафин бүләген, алдан үзе  ниятләгәнчә, Чулпычта яшәүче күп балалы гаиләгә бүләк итте. Балалар арасыннан җиңүче- Сабадан Инсаф Миннегалиев җирәбә буенча тәкә отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев