Районыбызның кадрлар тимерчелегендә яңа уку елына старт бирелде (+видео)
Быел Саба аграр көллияте I курска укырга 109 студент кабул итте
Быел Саба аграр көллияте I курска укырга 109 студент кабул итте. Алар авыл хуҗалыгына, башка өлкәләргә кирәкле белгечләр булачаклар. 2022 елда әлеге уку йортын 77 егет һәм кыз сайлаган булса, көллиятнең абруе арткан дигән сүз. Күрше-тирә районнардан килеп укучылар да шактый. “Олы улыбыз Айнур икенче елын программист белгечлеген үзләштерә. Бик канәгать, яратып, үз итеп укый. Ул биредәге тәртипне бик мактагач, быел икенче улыбызны да алып килдек. Анысы автомеханик булырга тели. Кураторлар барысы да яхшы, тәрбия югары дәрәҗәгә куелган. Тырышып укысыннар гына, күбесе үзләреннән тора”, – диде Кукмара районы Купка авылыннан Айгөл Закирова.
Югары Шытсудан Илсөяр Дәүләтшина исә өченче улы Илмазның Белем бәйрәменә килгән иде. Иң олы абыйсы Нәфис көллиятне тәмамлап, инде армиядә дә булып кайткан. Механик булып эшли. Уртанчылары Илсаф исә төзүче булырга әзерләнә. Көллияттә әлеге һөнәргә дә байтак еллардан бирле өйрәтәләр.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында уздырылган Белем бәйрәменең иң тантаналы минутлары, әлбәттә, белем алуны хезмәт белән ялгап алып барган студентларны хөрмәтләү. Кайларда гына эшләмәгәннәр алар! “Татавтодор”ның Саба филиалы начальнигы Марат Гарипов та җәйге чорда юл төзүчеләргә ярдәмгә килгән тырыш егетләрнең коллективның үз кешеләренә әверелүләрен белдерде. Алар булмагач, инде күпмедер процент хезмәт тукталып та калган. Шуңа да көллият директорынннан егетләрне бер дә җибәрәсе килмәвен әйтте. Индустриаль парк идарәче компаниясе җитәкчесе Илшат Хуҗин да каникулда үзләрендә эшләгән студентларны бүләкләгәндә аларны сентябрь аенда ук практикага чакырды. Теләче, Арча районнарыннан килгән эш бирүчеләр дә егет-кызларның хезмәтеннән канәгать икәнлекләрен раслап чыгыш ясадылар. Теләчедәге сәүдә оешмасы җитәкчесе Самат Галиев кушылган вазифаларны бар күңелләрен биреп башкарган студентларга, аларга белем биргән педагогларга рәхмәтен җыр куплетлары аша да җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев