Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә “Цифрлаштыру дәресләре” уза

Дәресләрнең чираттагысы 13 ноябрьдә Олы Шыңар урта мәктәбенең 7-11 сыйныфлары өчен «Мессенджерлар» темасы буенча үтте.

2022 елдан башлап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проекты нигезендә  һәрбер  мәктәп эшчәнлегендә  яңа интерактив уку моделе - цифрлаштыру гамәлгә кертелде. 

Районыбызның белем бирү учреж­де­ниеләрендә  дә  әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырыла.  Район мәгариф ида­рәсе  методисты Гүзәл Фәттахова әй­тү­­енчә,  әлеге Бөтенроссия белем  бирү про­ектының төп максаты – мәктәп уку­чыларына программалаштыру һәм заманча технологияләр  белән бәйле һө­нәрләр дөньясында ориентлашырга ярдәм итү. Ул укучыларда цифрлы компетенцияләрне үстерергә мөмкинлек бирә.

Цифрлаштыру дәресләре һәрбер айда билгеле бер мәктәптә муниципаль спикер – башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов катнашында уза.  Дәресләрнең чираттагысы 13 ноябрьдә Олы Шыңар урта мәктәбенең 7-11 сыйныфлары өчен "Мессенджерлар" темасы буенча  үтте. Иң элек Марат Баһманов укучыларны районыбыздагы IТ-технологияләр белән таныштырды. "2021 елда районыбызда  Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән соң республика буенча 3нчеләрдән  булып IТ-парк ачылды. Бүгенге көндә әлеге юнә­­лештә белгечләр туплау процессы бара. Хезмәт базарында IТ -белгечләренә ихтыяҗ бик зур. Аларның хезмәте бик югары бәяләнә. Шуңа да киләчәктә һө­нәр сайлаганда әлеге юнәлешкә дә игътибар итегез", – диде Марат Мансур улы.  Җитәкче шулай ук Иннополис уни­вер­ситетында һәм Мәскәү өлкәсенең СберУниверситетында цифрлаштыру транс­­формациясе буенча  үзләштергән бе­­­лемнәре белән уртаклашты, слайдлар аша IТ-технологияләр өлкәсендәге ка­­заныш­лардан кызыклы фактларга тукталды.

”Миңа бүгенге заманның мог­җизасы – пилотсыз ав­томобильдә йөреп карау мөмкин булды. Хәзергә сәеррәк  булса да, әмма бу киләчәкнең бер чагылышы”, – диде Марат Мансур улы. Ул шулай ук һәркемнең районның цифрлы үсешенә үз өлешен кертергә тиешлегенә басым ясады.  Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану күрсәткече буенча районыбызның 15нче урын гына биләвен  әйтеп узды.  Укучылардан  әти-әни, әби-бабайларына торак-коммуналь хез­мәт­ләре өчен түләүләрне портал аша башкаруда ярдәм итүләрен сорап, бу өл­кәдә активлыкка ча­кырды. 

Олы Шыңар урта мәктәбенең информатика укытучысы Айдар Әхмәтов укучыларга  иң элек инглиз теленнән кергән “мессенджер” сүзенә аңлатма биреп,  аның оператив  рәвештә хәбәрләр алышу, шалтырату һәм видеоэлемтә аша аралашу мөмкинлеге бирүче телефон өчен махсус программа булуына  ачыклык  кертте.  Аралашу чарасы буларак киң таралу  алган мессенджерларның кызыклы функцияләре  турында сөй­лә­де. 2009 елда   барлыкка килгән иң по­пуляр мессенджер чараларының берсе – WhatsAppка инде ТеIеgrаm һәм башка аралашу ысуллары  өстәлүен дә әйтеп узды. Дәрестә укучылар үзләрен цифрлы коммуникацияләр сервисларын булдыручы  IT-белгече ролендә сынап карадылар. Тренажер ярдәмендә  төрле файдалы чат-ботлар төзелешен өйрәнделәр, интернет челтәрендәге эти­кет турында белемнәрен ныгыттылар.  Тренажерны тулысынча   үткән уку­чылар  “Цифрлаштыру дәресе”н  уңыш­лы узганлыкка сертификатлар ала­­чак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев