Районыбызның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары киңәшмәгә җыелды
Семинар-киңәшмә Тимершык урта мәктәбе базасында узды
Тимершык урта мәктәбендә Саба муниципаль районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда предметара бәйләнеш» дип исемләнгән практик юнәлешле семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар укытуда предметара бәйләнешләрне куллануның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр, тәҗрибә һәм практик методлар белән уртаклаштылар. Семинар фикер алышу, аралашу һәм идеяләр белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булды, кызыклы һәм эшлекле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев