Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Республикада юл төзелеше тарма­гын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Та­т­автодор” акционерлык җәм­гыя­­тенең Саба филиалы тө­зелеш һәм монтаж эшләре мастеры Илнур Зиннур улы Сабуровка “Татарстан Рес­публикасының Атказанган тө­зү­чесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ПМК җәмгыятенең склад мө­дире Фирая Миңнислам кызы Га­лим­җанова;

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм профессиональлеге өчен Саба райо­ны прокуратурасы шоферы Илнур Гатупович Нәҗипов Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба муниципаль районы “Игенче» җәмгыяте шоферы Рәлиф Рафаэл улы Гәрәев, бозау караучы Илгиз Исламгали улы Яруллин;

Җәмәгать туклануы системасындагы нәтиҗәле хезмәте өчен "Саба гомуми туклануы" җәмгыяте шоферы Илшат Данир улы Нурмөхәмәтов, "Аш-су" җәмгыяте официанты Рә­хи­лә Нуретдин кызы Давытова;

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Саба үзәк район хастаханәсе" акушер-гинекологы Рухсора Сәид кызы Худойбердиева, әйдәп баручы бухгалтер Гүзәл Мөхәммәтнур кызы Галимуллина;

Район урман хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле хезмәте өчен Мишәбаш участок урманчылыгы урман мастеры Гөлсияр Тәлгать кызы Әхтәмҗанова, Шәмәрдән участогы урманчылыгы урман мастеры Шәүкәт Мәсгут улы Фазуллин, "Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы" урманчысы Илнар Илдар улы Муллаянов, Саба урман хуҗалыгының селекция-орлыкчылык үзәге шоферы Радик Рифкать улы Рахмиев, Саба урман хуҗалыгы урманчысы Фәнүз Нурфат улы Хәйбиев, Саба урман хуҗалыгының урман кисү, урман төяү пунктларында, югары һәм аралык складларында эшләүче машинист-кранчы Ирек Мәүлит улы Шәрипов;

Җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты баш бухгалтеры Мусина Алинә Наил кызы;

Ветеринария хезмәтенең бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен "Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе" бухгалтеры Гөлнара Фәрт кызын Латыйпова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев