Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Ветеринария өлкәсендәге күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Са­ба район дәүләт ветеринария бер­ләшмәсе" Азин ветеринария учас­тогы мөдире-ветеринария та­­би­бы Альберт Габбас улы Хәй­рет­динов;

Җирле үзидарәнең финанс ор­ганнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Саба районы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры Гө­лия Равил кызы Саматова Са­ба муниципаль районы баш­лы­гының Рәхмәт хаты белән бү­ләкләнделәр.

Районның авыл хуҗалыгы тар­магының бухгалтерлык хиса­бы һәм хисап системасында күпь­еллык намуслы хезмәте өчен «Иген­че» җәмгыяте бухгалте­ры Ал­су Таһаветдин кызы Шәй­хиева;

Район халкына транспорт хез­мәте күрсәтүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Яшен" җәмгыяте шоферы Зөфәр Гомәр улы Арсланов;

Районның авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү бүлеге өлкән белгече Раушан Рә­шит улы Гатиятов;

Районның халык хуҗалыгына транс­порт хезмәте күрсәтү өлкә­сендәге намуслы хезмәте өчен "Рамазан" җәмгыяте бухгалтеры Лилия Мансур кызы Хисамова;

Җирле үзидарәнең финанс органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Лилия Фоат кызы Якупова;

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның газ сәнәгате үсе­шенә зур өлеш керткәне өчен "Газпром трансгаз Казан" җәм­гыя­тенең мөлкәтне саклауны тәэ­мин итү бүлеге инспекторы Илшат Юныс улы Гатауллин, җитештерү-техник бүлегенең 2нче категорияле ин­женеры Фә­нил Фәрит улы Мө­ба­рәкҗанов, авария-диспетчерлык хезмәте мас­теры Рәсил Рафаил улы Салихов;

Хокук саклау органнарында күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте һәм за­конлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Саба районы буенча ведомстводан тыш сак начальнигы Айдар Гыйльмулла улы Галиев Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәт­тәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен "ТРЕЙД МЕТАЛЛ" җәмгыяте директоры Илсур Иб­раһим улы Галиев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы һәм алтын билгесе белән бүләкләнде.

Саннар сөйли

Районның ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан кү­рен­гәнчә, агымдагы елның  шу­шы чорына барлыгы 112  бала дөньяга килгән (2022 елның әле­­ге чорына ул 113 булган) һәм  277   үлем очрагы теркәлгән (2022  елда  302).    98 яшь гаилә ни­­кахлашып, яңа тормыш баш­ла­­са,  шул вакытта 57  гаилә ае­ры­лышкан. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда  ка­вы­шучылар 2гә  арткан, аерылышучылар саны 5кә  кимегән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев