Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Татарстан Респуб­лика­сы­ның  социаль-икътисадый үсе­шенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җи­тәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Мансур улы  Баһмановка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәх­мәте белдерелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хез­мәтләре һәм районның газ хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен  "Сабагаз" идарәсе слесарьлары  Делюс Илдус улы Гыймаев, Василий Сергеевич Домолазов, Рамил Равил улы Заһидуллин;  район халкына транспорт хезмәте күрсәтү өл­кәсендәге күпьеллык нә­тиҗәле хезмәте өчен "Яшен" җәмгыяте диспетчеры Әни­сә Раиф кызы Ганиева; сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте өчен Саба район үзәк хас­таханәсе баш шәфкать  туташы  Раилә Хәсәнша кы­зы Нәҗипова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәният үсе­шенә һәм китапханә эшен камилләштерүгә керт­кән өлеше өчен Са­ба үзәк­ләштерелгән китап­ханәләр системасының  26нчы филиалы мөдире Насфия Әнәс кызы Хәмитова   Саба му­ниципаль районының Мак­тау грамотасы белән бү­ләк­ләнделәр.

Ветеринария өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен район дәүләт ветеринария берләшмәсенең  персонал буенча белгече Резеда Рафаэль кызы Мусина, баш бухгалтеры Гөлнара Илгиз кызы Сафина Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев