Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы котлады

Хезмәтләрен хөрмәтләп

 

 Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңыш­лары, күпьеллык нәтиҗәле хез­мәт­ләре өчен  Сабаның “Балачак” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Мәхмүдбай кызы Әх­тәмова; Явлаштау “Ромашка” ба­лалар бакчасы тәрбиячесе Нәзирә Миннәхмәт кызы Багутова; Симет урта мәктәбенең укыту эш­ләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Фидаил кызы Билалиева; Мичән төп мәктәбенең укыту эш­ләре буенча директор урынба­сары, башлангыч сыйныфлар укы­тучысы Кадрия Хәернас кы­зы Гарифуллина; Югары Шыт­су “Ак каен” балалар бакчасы тәр­­биячесе Рәфисә Нурулла кы­зы Гыйлемханова; Шәмәрдән “РОСТ” лицееның технология укы­тучысы Люция Вәгыйз кызы Гос­манова; Юлбат төп мәктәбенең тех­нология һәм тормыш иминле­ге нигезләре укытучысы Рафис Раиф улы Мөбарәкҗанов; Олы Шыңар урта мәктәбенең та­тар теле һәм әдәбияты укыту­чысы Сиринә Миңнулла кызы Мөхәммәтова; Сабабаш төп мәк­тәбенең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Зөбәрҗәт Мә­лик кы­­зы Мөхәрләмова; Саба гим­на­зия­сенең инглиз теле укытучысы Алсу Әдһәм кызы Хәсәнова; Сабаның “Әллүки” балалар бакчасы мөдире Гүзәл Нурулла кызы Хәлиуллина; сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өй­рәнү мәктәп-интернатының та­­тар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Тимергали кызы Шәмсетдинова; агросәнәгать комп­­лексында күпьеллык нәти­җә­­ле хезмәте өчен, җаваплылыгы чик­ләнгән Саба ПМК  «Мелиорация» җәмгыяте тракторчысы Рәфис Мансур улы Мирасов Са­ба муниципаль райо­ны баш­лы­гының Рәхмәт ха­ты белән бү­ләкләнделәр.

Укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, яшь буынның интеллектуаль, мәдәни һәм әхлакый үсешен формалаштыруга, гамәли яктан әзерләүгә керткән зур шәх­си өлеше һәм күпьеллык нә­ти­җәле хезмәтләре өчен Эзмә урта мәктәбенең педагог-оештыру­чы­сы Нәфисә Солтанәхмәт кы­зы Җиһаншина; Корсабаш сә­ламәтлек мөмкинлекләре чик­­ле балалар өчен мәктәп-ин­тер­на­ты­ның укытучы-дефектологы Гөл­фирә Исмәгыйль кы­зы Фа­зыл­җанова; Явлаштау урта мәк­тәбенең башлангыч сый­ныфлар укытучысы Рәмзия Хәмит кызы Хаҗиева; Саба аграр көллиятенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмис Фәнил улы Якубов Саба муниципаль райо­нының Мактау грамотасы белән бүләк­ләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев