Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Социаль хезмәт күрсәтү системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Югары Утар балалар интернатйорты директоры урынбасары Имаметдин Гәрәй улы Гәрәев; мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рафис Нәкыйп улы Гарифуллин; мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, укыту-тәрбия процессын камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен Саба гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Җәүдәт кызы Фазылова; җирле үзидарә органнарындагы намуслы хезмәте өчен Саба муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы урынбасары Радик Салих улы Минһаҗев; мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Саба үзәкләштерелгән авыл клублары системасы" директоры Альберт Николаевич Гузялов; мәдәни-агарту эше буенча әйдәп баручы методист Гөлүсә Шамил кызы Садриева; тавыш режиссеры Хәмит Хәниф улы Гыйльметдинов; Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән Азат кызы Хисмәтова; физик культура һәм спорт системасында намуслы хезмәте өчен “Саба йөзү бассейны” кассиры Гөлнур Мәхмүт кызы Зиннәтуллина Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Салым органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы буенча 10нчы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе бүлеге башлыгы Эльвира Миңнемөхәммәт кызы Фазлыева; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Туган Як» җәмгыяте шоферы Камил Әхмәтсолтан улы Усманов Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев