Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәшит Фатыйхов истәлегенә теннис буенча турнир узды

«САБА_АРЕНА»да ярышларда Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән спортчылар катнашты

 "Саба-Арена"да РФ санитар хезмәтенең 101 еллыгына һәм Рәшит Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышларда Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 78 спортчы (48 егет, 30 кыз) катнашты. Кызлар арасында Динара Исмаилова финалда Сафира Фәйзетдинованы җиңде, Екатерина Ищенко өченче булды. Егетләр арасында беренче урында- Морат Ибраһимов, икенче урында - Инсаф Сираев, өченче урында Илсаф Латыйпов (Саба районы). Калган категорияләр нәтиҗәләре: 

ОВЗ ИРЛӘР: 

1. Раил Галиәкбәров 

2. Нияз Шаманов

3. Дамир Билалов

ОВЗ ХАТЫН-КЫЗЛАР:

1. Галина Гороховатченко 

2. Элина Шәйдуллина (РСАШ-Саба)

3. Мария Чумакова

Шулай ук турнирның спонсоры-ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге турнирның иң яшь катнашучыларына призлар булдырылды, алар-Сумая Назмутдинова һәм Самир Исмәгыйлев (икесе дә Байлар Сабасы). «Җиңүгә теләк белдергән өчен " Зилә Вәлиева һәм Әлфис Вәлиуллин бүләкләнде. Тамашачылар симпатиясе бүләгенә Альберт Вәлиуллин (Биектау районы), Рамил Гатиятов (Теләче районы) һәм Рияна Имамиева лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев