Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәхмәт сезгә, укытучым!

Укытучылар көне уңаеннан Иске Мичән мәдәният йортында “Рәхмәт сезгә, укытучым!” исемле әдәби-музыкаль бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм чарасына Мичән төп мәктәбен тәмамлаучылар һәм төрле елларда балаларга белем биргән, лаеклы ялдагы ветеран укытучыларыбыз килде.

 Кичә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рим Абдулла улы Гатауллинның якты эз калдырган хатирәләреннән башланып китте. Һәркем үз күңелендәге эчкерсез ихтирам сүзләрен җитәкчебез рухына дога итеп юллады. Җитәкче булып эшләгән, авырып килә алмаган Ринат Ислам улы Сафиуллинга рәхмәт сүзләре белән чәчәк гөлләмәсе җибәрелде. Равил Миннәхмәт улы  Шәйдуллин биредә иде. Укучылар  ул укыткан  дәресләрне,  зур итеп эшләнгән теплицаны, анда март аенда ук үскән кыярлардан авыз итүләрен  сагынып искә алдылар. Мәктәп директоры Дилүс  Закировның укучылар хоры белән бергә җырлап бәйрәмне ачып җибәрүләре тамашачы алкышларына күмелде. Талантлы, күпкырлы җитәкчегә һәркем сок­ланып кына карый.

Илле еллык тарихлы мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын  башкарган ике генә завуч бар. Әлфирә Миннебаева һәм Кадрия Гарифуллина һәр нәрсәне тиешле вакытта башкаручы, укучы-укытучы эш­­чәнлегенә ту­лысын­ча җавап бирүче ке­ше­ләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары Әлфирә Дәүләтгәрәй кызының математика дәрес­ләрен яңар­тып, сагынып искә алдылар.  Кад­рия Хаернас кы­зының хә­зерге көн режимын сөй­ләп күр­сәттеләр, “Тәүлекнең 24 сә­га­тен­дә ничек өлгерә икән?”– дип сокланды күп тамаша­чы.

Озак еллар шушы мәктәптә төрле фәннәрдән тирән белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз  Сәүнәрия Нургалие­ва, Асия Сөнгатова, Рәбига  Сә­­ләхиева, Казаннан килгән Ру­залия Шәмсетдинова, Түбән Ка­мадан кайткан Солтания Мос­тафина,  Рузия Файзрахманова, Фәрдия Мостафина, Фәрит Ха­рисов, Фәимә Солтанова, Ин­саф Фәйзрахманов, Рамил Мос­тафин, Ринат Зәйнетдинов, Сөм­белә Ибраһимованы  укучылар көчле алкышлар белән сәхнә тү­ренә чакырып котладылар.

Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр, мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз: Рәмзия Дәүләтова, Гөлчәчәк Билалиева, Алсу Җа­ма­летдинова, Гөлнара Шә­ри­­­фуллина, Раил Максудов, Гөл­­финә Мөбарәкованың укучы­ла­ры инде олы тормышта. Апаларын онытмаганнар.  

Киләсе очрашулар тагын насыйп булсын.  (Фотолар saby-rt.ru сайтында, социаль чел­тәрләрдә.)

Финә Сабирҗанова,

тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев