Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле сабалылар, бәйрәмгә кайткан якташлар! Тиздән яңа 2021 елны каршылыйбыз. Бүген – үтеп баручы елга йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя бирү чоры. Сезне якынлашып килүче Яңа ел Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәм алды көннәре, сәгатьләре һәм минутлары һәрвакыт аерым дулкынлану һәм Яңа елның якынаюын тою хисе белән тулы. Без барыбыз да яраткан, искиткеч мизгелләр шушы бәйрәмдә генә була. Узып баручы 2020 елда районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп кенә казанышлар белән кереп калачак.

Юбилейларга бай елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүгә – 100, районыбыз оештырылуга 90 ел тулуны шушы бөек казанышларның башында торган өлкәннәребезгә зур хөрмәт белән билгеләп үттек. Халкыбыз сәяси тормыш белән бәйле Президент сайлауларында да һәрвакыттагыча бердәмлек, активлык күрсәтте. Узып баручы ел хезмәт күрсәткечләренә күз салсак, барлык тармак­ларда да уңышларыбыз бар. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәте аеруча мактауга лаек. Табигать шартлары уңай килү, игенчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә уңыш­ларыбыз куандырырлык булды. Терлекчеләребез ит һәм сөт җитештерүдә еллык планнарны арттырып үтәделәр. Сәнәгатьтә, эшкәртүдә, шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә, гомумән, җитештерүчән хезмәттә, сәла­мәтлек саклау өлкәсендә, мәга­рифтә, мәдәнияттә, спортта матур күрсәткечләргә иреш­­тек. Хезмәтебез кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелде, авылларыбыз тагын да матуррак, аларда халыкка яшәү уңайлырак булсын өчен күп эшләр башкарылды. Яңа социаль объектлар төзү, юллар салу, ремонтлау эшләре дәвам итте, районыбызда республика программаларының берсе дә тукталмады. Шул уңайдан Президентыбызга, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен, олы рәхмәтемне җиткерәм. Рәхмәтнең зурысы, әлбәттә, ел буе алдынгылык үрнәге күрсәткән сабалыларга. Шул ук вакытта 2020 ел барыбызны да сынады, авырлык бердәмлекә китерде, катлаулы эпидемиология вәзгыяте шартларында байтак кына чаралар үткәрелми калды. Шулай да без оптимистлар, иртәге көнгә, һәр туар таңга ышаныч белән караучылар. Бу Яңа елны да һәрвакыттагыча зур өметләр белән каршылыйк! Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек булсын, авырту-сырхаулар урап үтсен, сәламәт һәм бәхетле булыйк! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңа ел мөбарәк булсын!

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев