Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

26 сентябрь көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы булды. Бөтендөнья татар конгрессы Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең татар бистәләрен өйрәнүгә багышланган форумын уздырды.

Анда безнең районның Юлбат авылында яшәүче мәгариф ветераны Ильдар Фәтхулла улы Сафин катнашып, “Шәһәр тибындагы Саба бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” дигән темага чыгыш ясады. Ул бу тема белән презентация ярдәмендә өлкәннәр алдында да чыгыш ясады, аларның сорауларына җавапларын бирде.

Очрашуның икенче өлешендә өлкәннәр “27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне” дип исемләнгән Татарстанның күренекле урыннары турындагы китаплардан торган күргәзмә белән таныштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев