Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район Советы утырышы

26 апрель көнне Саба муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов рәислегендә узган район Советының чираттагы утырышы узды.

Кичә  Саба  муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Миннеханов рәислегендә узган район Советының чираттагы утырышында “Саба  муниципаль районының 2021 елга бюджеты үтәлеше турында”гы  көн тәртибе буенча финас-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун  Сөнгатов  чыгыш  ясады. Хисап   чорында  районның тупланма  бюджетына  барысы 2493361 мең  сум  керем  алынган. Чыгымнар өлеше 3027346 мең  сум тәшкил иткән.  Физик  затлар  керемен бюджетка  иң   күп түләүчеләр булып магистраль  газүткәргечләрнең  Шәмәрдән линия-производство  идарәсе,  җаваплылыгы  чикләнгән “Саба”  җәмгыяте, район  үзәк  хастаханәсе, Саба урман хуҗалыгы  санала. Җирле бюджетта һәр тиен исәптә. Шул  уңайдан район башлыгы урам  утларын яндыруга районның уртача   күрсәткеченнән (1 лампочкага 2021 елда 203 кВТ туры  килгән) электр энергиясен 1,5-2  тапкыр күбрәк тоткан җирлек башлыкларын да тәнкыйтьләде. Депутатлар көн тәртибендәге  мәсьәлә буенча  карар  кабул иттеләр. Соңыннан башкарма  комитет  аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов  утырышта  катнашучыларны Байлар Сабасында  һәм  авылларда Бөек  Җиңүнең 77 еллыгын тантаналы билгеләп  үтүгә әзерлек һәм бәйрәмне үткәрү буенча билгеләнгән  чаралар  планы белән таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев