Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда бала катнашында юл-транспорт  вакыйгасы булды

Чит ил автомобиле шоферы Явлаштаудан Мишәбашка таба барганда идарәне  югалта  һәм каршыга килүче транспорт чаралары  өчен билгеләнгән полосага  чыгып, дамба  астына  китә.

Узган  якшәмбедә районда бала катнашында юл-транспорт  вакыйгасы булды. Биектау районында  яшәүче 1986 елгы Ш.  чит ил автомобилендә Явлаштаудан Мишәбашка таба барганда, тиешле тизлек режимын  сайламавы  сәбәпле, идарәне  югалта  һәм каршыга   килүче транспорт чаралары  өчен билгеләнгән полосага  чыгып, дамба  астына  китә. Нәтиҗәдә машина салонының  арткы  утыргычында барган 2015 елгы малайның  кулы  сына. Ул иминлек каешы белән эләктерелгән  булуы  аркасында  тагын да куркынычрак тән җәрәхәте  алмый.  Районда  11 июльдән Татарстан Республикасында  игълан ителгән “Иминлек каешы” профилактик операциясе бара. ЮХИДИнең Саба  бүлекчәсе  автоинспекторлары көчәйтелгән рейдлар үткәреп, кагыйдә бозучыларны ачыклый. Куркынычсызлык каешы үлем куркынычын, машина йөртүче һәм пассажирларның имгәнүен 70 процентка киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев