Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар

Бу көннәрдә  Юлбат авылында яшәүче  Мөдәрис Ибәтулла улы Ибәтуллин  һәм Мичәнбаш авылында яшәүче  Хәкимә Мансур кызы  Мансурова  90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

Мөдәрис Ибәтуллин  Юлбат авылында туган.  1947-1948 елларда Сабада  тракторчылар курсында укый.  

1950 елда  Ворошилов  колхозында тракторда эшли башлый.  1951-1954 елларда армия сафларында хезмәт итә.   1955 елда Мәртен авылы кызы Рәшидә апа белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Машинист- сортировщик, аннан тегермәндә эшли. Бүгенге көндә Рәшидә ханым белән бер-берсенә терәк булып, 67 ел  матур гомер кичерәләр.   Алты оныклары, өч оныкчыклары бар. 

Хәкимә Мансурова   Мичәнбаш авылында туган. Сугыш башланганда 9 яшьлек булган кыз әлеге чорның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә кичерә. «Иң үзәккә үткәне – ашарга, кияргә кием булмау. Сугыш вакытында мәктәпкә йөрмәдем,  үзлегемнән язарга, исәпләргә, санарга өйрәндем. Сугыш укырга мөмкинлек бирмәсә дә, рус телен дә ипи-тозлык булса да үзләштердем. Тормышка чыкмадым, әти-әниемне тәрбияләп соңгы юлга озаттым», - дип сөйли Хәкимә апа.  Гомер буе колхозда хезмәт куя, сыер сава, бозаулар карый,  амбарда эшли.   Ирләр белән беррәттән авыр эшләр башкара.  Бүгенге көндә  Мичәнбашта туганнары ярдәмендә  гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев