Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районның актив волонтёрларын бүләкләделәр

14 нче декабрь көнне «Рост» Шәмәрдән лицеенда Халыкара волонтёрлар көне уңаеннан Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы районыбызның иң актив волонтёрларын Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләде.

Волонтёрлар тормышның барлык өлкәләрен үстерүгә зур өлеш кертәләр, шуңа күрә аларның хезмәтен игътибарсыз калдырырга ярамый. Бигрәк тә хәзер, дөньядагы катлаулы эпидемиология вәзгыяте вакытында, ирекле ярдәмчеләрнең ярдәме зур әһәмияткә ия. Аларның тырышлыклары юкка чыкмасын һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бәхет китерсен!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев