Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РАЗВЕДЧИК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә тагын бер тарихи истәлек – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелислам Гали улы Галиевның хаты белән таныштырабыз. Көек авылында гомер кичергән ветеранның хатын Сабада яшәүче оныкчыгы Әдилә Шәфыйкова китерде. Газетабызның алдагы саннарында урнаштырылган хатлардан аермалы буларак, Шәйхелислам Галиевның хаты сугыштан түгел, туган якларына кайткач язылган. Разведчик якташыбыз сугышта күргән хатирәләренең бер өлешен килер буыннарга истәлек итеп язып калдырган. Көек авылында матур гомер кичереп, тормыш иптәше Рәисә белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул XXII партсъезд исемендәге колхозда зоотехник булып эшли. 1983 елда 60 яшендә вафат була. Хатны ул Тимершык мәктәбенең тарих укытучысы үтенече буенча язган.

Кадерле дуслар! Сезнең соравыгызга җавап итеп, мин үземнең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрем белән уртаклашам. Мин мотоциклчы – разведчик булып хезмәт иттем. Сугышчан иптәшләремнең фронтта  күрсәткән батырлыклары, илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен хәтта үз тормышларын да кызганмыйча һәлак булулары мәңге күз алдымнан китми. Үземнең сугышта күргәннәремнең  бер өлешен сезгә дә сөйлим.

 

Безнең армия Польша җир­ләрен азат итеп көнбатышка ба­ра. Лодзь шәһәрен азат иткәч, безнең частъ алга кузгалды һәм немецларны чолгап ала башлады.  Безнең 8нче механикалаштырылган Карпат алды корпусы башка частьлар белән берлектә Берлинга бару юлына урнашкан Познань шәһәрен чолгап алды. Без һәрвакыт барлык операцияләрдә төп бурычларны үти идек.

Разведка бүлеге начальнигы һәм рота командиры  Барсуков мине үзләренә чакырып алдылар һәм 27 бригада белән элемтә урнаштыру бурычы куйдылар.  Безнең 30 кешелек мотоциклчылар группасының 10 мотоциклы алга чыкты. Шәһәрдән 6 км гына булган Любань дигән станциягә барып җиттек. Станциядә немецлар. Бөтен группа станциягә керә алмый, ә бурычны үтәргә кирәк. Минем группада 2 мотоцикл һәм үзем белән 6 кеше бар иде. Без приказны үтәргә юнәлдек. 300 метр ара үткәч, чатта күпер күренде. Күперне немецлар саклый. Без мотоциклларда бик зур тизлек белән чыгып киткәндә генә немецлар аңнарына килделәр һәм безнең арттан ут ачтылар. Шул вакытта безнең мотоцикл юл кырыендагы канауны сикереп чыкты һәм без иген кыры буйлап, бара башладык. Минем шунда уң кулбашым яраланды һәм безнең мотоцикл да сафтан чыкты. Бөтен якта немецлар, тик бер якта гына немецларның хәрәкәте сизелми. Ә безгә шул якка кирәк тә. Без Шамаркин дигән иптәшем белән үлгәнгә салынып бик озак яттык.  Ә Борисов дигән иптәшебез ике сәгатьтән соң сикереп торды һәм безнең якка юнәлде. Ләкин немецлар аны бик тиз атып үтерделәр. Без шулай 6 сәгать яттык һәм караңгы төшкәч приказны үтәргә кузгалдык. Берничә тапкыр юлда немецлар белән очраштык. Төнге сәгать 12ләр тирәсендә 27нче механикалаштырылган бригадага килеп җиттек һәм пакетны командирга тапшырдык. Минем ярадан күп кан акса да, без приказны үтәдек. Икенче көнне тагын үзебезнең ротага кайттык. Яралангач мине госпитальгә урнаштырырга теләгәннәр иде, ләкин минем сугышчан дусларымнан аерыласым килмәде. 7-10 көннән мин тагын сугышчан заданиеларда катнаша башладым.

 

Бу минем сугыш хатирә­ләремнән бер өлеш кенә.  Мин разведкада хезмәт итүне яраттым, взвод  командиры ярдәмчесе булып хезмәт иттем. Безнең  рота командиры гвардия полковнигы Советлар Союзы Герое A.Я. Барсуков иде. Безнең яшьлек авыр елларга туры килде. Бүгенге бәхетле тормышның кадерен белегез, тырышып белем алыгыз, балалар»!

Язманы Фәридә Вилданова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев