Редакция һәм типографиядә хезмәт куйган ветераннарыбызның өйләренә барып хәлләрен белдек
«Саба таңнары» газетасы редакциясендә һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан 14 ветераныбыз бар.
Кызганыч, берничәсен өйләрендә туры китерә алмадык. Кемдер кунакта, кемдер кибеттә булып чыкты, берәүләр бакча тирәсендә кайнаша иде. Шөкер, барысы да аякта, хәрәкәттә дип сөендек. Кызларыбыз хәл-әхвәл белешкәннән соң, ветераннарыбызга Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәч пакетлары тапшырды, коллективыбыздан олы сәламнәр җиткерде.
"Исән сау булыгыз, хөрмәтле ветераннарыбыз, сезне һәрвакыт зур хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алабыз. Үзегезне дә редакциябездә кунакка көтәбез".- дип саубуллаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев