Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РЕМОНТЧЫЛАР ӨЧЕН КЕМ КЫЗАР

Язгы чәчү турында, атна-ун көнлек эш инде ул, дияргә күнегелгән. Агротехника да шуны таләп итә, әмма бик ашыгырга да ярамый.

Темпны бик кызулатсаң, сыйфатка кырын суга башлый. Чәчүне алдап булмый– ничек эшләгәнең игеннәр тишелеп чыга башлагач күренәчәк. Ул чакта инде соң булачак. Шуңа күрә кимчелекләр була калганда, чаңны вакытында кагарга кирәк. Шул максаттан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында ветеран җир белгечләреннән төзелгән сыйфат комиссиясе ел саен кырга чыга. Быел да искәрмә булмады. АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре проф­союзларының район комитеты рәисе Гөл­наз Нигъ­мәтҗанова, комис­сия­нең алыштыргысыз әгъ­залары Николай Дмитриев, Раиф Шиһабиев һәм Зөфәр Насыйбуллин беренче рейдны Килдебәк амбарыннан башлады. Склад тулы ике сорт борчак әле чәчү мәйданнарның күплеген күрсәтә. Орлыкның сыйфатына килгәндә, әлеге культураны без генә түгел, брухус дигән корткыч та ярата. Комиссия әгъзаларының шиге расланды: кара таплар борчакта брухус личинкалары кышлаганлыгын күрсәтә иде. Алар бәлки салкынны кичерә дә алмагандыр, шулай да профилактика чаралары күрергә туры киләчәк. Кырда борчакны чәчү Әхмәтнур Ганиев агрегатына (“ДТ-75”) тапшырылган...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев