Республика көнендә Сабада Тукай паркы ачылды
Яңа парк Саба үзәгендә, район китапханәсе янәшәсендә урнашкан
Бәйрәм кунакларын Г.Тукайның әсәрләреннән әкияти тере күргәзмәләр каршы алды. Кызыл тасманы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов белән берлектә "Иң күп китап укучы" исеменә лаек булган Алия Галимҗанова кисте.
Тукай һәйкәле янәшәсендә, Г.Тукай тормышындагы хатын-кыз образлары сәхнәләштерелде. Җаннарга уелган Тукай чыгышы, беркемне дә битараф калдырмады. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2338547.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев