Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәфидә – “Иделем акчарлагы” җиңүчесе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Яшь­ләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы оештырган “Иделем акчарлагы-2018” бәйгесенә йомгак ясады.

Җиңүчеләрне бү­ләкләү Габдулла Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар инс­ти­тутында үтте. Икенче турга узган 45 катнашучы ара­сында Явлаштау  авылы  кызы Рәфидә Галимҗанова да бар (фотода сулда). Ул  «Проза» номинациясендә кызыксындыру бүләге, «Дра­ма» номинациясендә 3нче  урынны  ал­ды.  Ә «Балалар әдәбияты» номинациясендә  җиңүче булды. Рәфидә Галимҗанова хәзерге  вакытта Казан федераль университетының   милли  журналистика  бүлегендә II курста укый. “Мин бәйгедә "Йөзек салдым чишмәгә", "Сөюләрең чынмы?" (драма), "Качышлы уйнаучы кояш" (проза), "Медальсез җиңү" әсәрләре белән катнаштым. Бәйгенең 3нче турында язучы-шагыйрьләр белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирелде. Шулай ук безнең әсәрләргә анализ ясалды. Ә хис-кичерешләремә килгәндә, үземне иҗади мохиттә бик яхшы хис иттем. Чөнки татар җанлы яшь язучылар белән танышу, аралашу һәм бер дулкында булу аеруча ошады. Бүгенге көндә әсәрләр язарга һич тә вакыт калмый. Ә "Иделем акчарлагы"нда барысын да онытып, рәхәтләнеп иҗат итеп була. Шул ягы белән дә әлеге бәйгедә катнашуыма сөенеп бетә алмыйм”,– диде Рәфидә. Якташыбызга иҗат  уңышлары телибез.

Фото: http://www.sptatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев