РИЗЫКЛАРЫНДА – КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ
«Пешекче артист та, табиб та, рәссам да булырга тиеш» дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.
Гомерен милли ризыкларыбызны бөтен дөньяга танытуга багышлаган оста бу сүзләрендә ризык әзерләгәндә йөзеңә елмаю кунуы, сыеңның шифалы һәм тәмле булуы, матур итеп бизәлешен дә күздә тоткандыр. «Аш-су» җәмгыятендә өлкән кулинар булып эшләүче Фәридә Шәяхмәтова да әлеге гыйбарә белән тулысынча килешеп, аны үзенең хезмәт асылы итеп саный.
Кечкенәдән әнисе янында, аш-су тирәсендә кайнашырга яраткан Миңгәр кызы Фәридә 1984 елда, Тимершык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сабаның «Таң» кафесына эшкә килә. Эшлим дип, күзләре ут янып торган кызны табак-савыт юучы итеп алалар. Биредәге җитәкчеләр аның тырыш, уңганлыгын бәяләп, Арчадагы кулинария училищесында укырга керергә тәкъдим итәләр. Биредә 1 ел укып, имтиханнарны уңышлы тапшыргач, төрле районнардан җыйналган 16 кызны «Татпотребсоюз» җәмгыяте Мәскәү шәһәренә эшләп өйрәнергә (стажировкага) җибәрә. Бер ел буе башкаланың «Дом татарской кулинарии» дип аталган аш-су йортында мәскәүлеләрне үзебезнең милли ризыкларыбыз белән сыйлыйлар, шулай итеп татар кухнясын танытуга үзләреннән өлеш кертәләр..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев