Һәркемнән үзаңлылык сорала
Район территориясендә коронавирус буенча вәзгыять тыныч, әмма инфекция таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелә.
Мондый шартларда халыкның үзаңлылыгы бик тә кирәк. Билгеле булганча, өченчекөн Россия Президенты илдә коронавирус таралу куркынычы артуы сәбәпле халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм 28 марттан 5 апрельгә кадәр көннәрне хезмәт хакы түләнә торган ял көне дип игълан итте. Әмма тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк. Кичә район хакимиятендә шул уңайдан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов эре сәүдә челтәрләре буенча җаваплы затлар белән киңәшмә үткәрде. Санитария иминлеген тәэмин итү максатында сатучыларга халыкка хезмәт күрсәтүне битлекләр, перчаткалар киеп эшләргә, касса янында чиратта торучыларның бер-берсеннән 1 метрдан ким булмаган ераклыкта торуын тәэмин итәргә, әзер блюдоларны, икмәк-булка әйберләрен полиэтилен пакетларга төрелгән хәлдә сатарга тәкъдим ителде.
Моннан тыш яше 70тән узган өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Кайнар линия“ (2-28-82) эшли, тагын берсе район башкарма комитетында (2-34-44) ачылды (шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-11.30, 13.00-16.30 сәгатьләрдә кабул ителә).Туганнары булмаган, ярдәм итә алмаган ялгыз яшәүче пенсионерлар, инвалидлар өйләренә азык-төлек һәм дару чаралары китерүдә шушы номерлардан файдалана алалар. Аларга һәр авыл җирлегендә билгеләнгән волонтерлар ярдәм итәчәк. Күрсәтелгән номерларга элемтәгә чыга алмаучыларга авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Халыкны социаль яклау учреждениеләренә гаризалар язарга кирәк булганда, профилактика чараларын күздә тотып, аларның электрон почталарыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдаланырга тәкъдим ителә. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлекчәсенә язмача мөрәҗәгатьне sab.36@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрергә була.
Әгәр коронавирус чире йоктырдым, дип шикләнә башласагыз, беркая да чыкмагыз, тиз арада табиб чакыртыгыз һәм авыруның беренче билгеләре турында сөйләп бирегез, сәламәт кешеләр белән аралашуларны чикләгез, йөткергәндә һәм төчкергәндә салфетка кулланыгыз. Шулай ук бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм шәхси гигиена әйберләреннән куллану сорала. Беренче чиратта медицина битлеген кулланырга онытмагыз. Әгәр аптекаларда булмаса, аны берничә катлы марлядан үзегез дә тегә аласыз. Саклану чараларын вакытында күрсәгез, үзегезне дә, башкаларны да бу куркыныч чирдән саклап калырсыз. Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев