Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Россия киләчәге» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы

2019 елның 7 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә «Россия киләчәге» IV Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды.

«Хореография» номинациясендә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Казан, Менделеевск, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән 141 хореография коллективы катнашты. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» (10-12 яшь арасында) һәм «Яшьлек» (13-15 яшь арасында) хореография коллективлары да катнашты һәм I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Катнашучыларны, җитәкчеләр Гүзәл Марат кызын һәм Альбина Зөфәр кызын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев